Ташкабактан уылдык
Әзерләр өчен кирәк булачак: 3 кило ташкабак, 0,5шәр кило кишер һәм суган, 250 грамм томат пастасы, ярты стакан шикәр комы, 1,5 стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы серкә (9%), 5 теш сарымсак, төелгән кара борыч.
(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары").
Әзерләр өчен кирәк булачак: 3 кило ташкабак, 0,5шәр кило кишер һәм суган, 250 грамм томат пастасы, ярты стакан шикәр комы, 1,5 стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы серкә (9%), 5 теш сарымсак, төелгән кара борыч.
Чистартылган ташкабакны, кишер һәм суганны иттарткыч аша чыгарырга (яки угычтан уарга).
Вакланган яшелчәләрне болгатырга, томат пастасы, тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, серкә һәм борыч (тәменчә) өстәргә. 1,5 – 2 сәгать томалап пешерергә.
Сүндерү вакыты җитәргә 10 минут калганда изелгән сарымсак өстәргә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм боргычларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев