Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тәтеш хуҗабикәләре өйдә дә роллы ясыйлар

Роллы ясар өчен дөгене яхшылап юып пешерергә кирәк, суын түгеп капкачын каплаган хәлдә бераз тотарга. Бер стакан пешкән дөгегә бер чәй кашыгы исәбеннән суши өчен булган серкә (уксус) салып болгатырга. Дөге җылымса температурага калгач, роллы ясау эшенә керешәбез.

фото: Гузель Сумочкина

Роллы ясар өчен махсус норига тигезләп дөгене калак белән җәябез, аның өстенә вак итеп туралган яшел суган кыягы белән болгатылган йомшак сливочный сыр сөртәбез, аннан таякчыклап тураган кыяр яки авокадо, краб таякчыклары (тавык, балык яки креветкалар да ярый) салып чыгабыз. Норига рис сылаганда бер ягыннан бер сантиметр тирәсен җылымса су белән генә чылатабыз, ул әзер роллыны кысып әйләндереп, ябыштырыр өчен. Роллыны әйләрдереп рулет формасында төрер өчен азык пленкасы җәелгән яки махсус бамбук чыпта кулланырга була. Түгәрәк итеп яисә шакмак формада рулет ясарга да мөмкин. Эчлек өчен дә күңелегезгә якын булган, үзегезгә ошаган ризыклар кулланырга мөмкин.

фото: Гузель Сумочкина

Табага пергамент кәгазе җәябез. Шунда берәр рулетны тезәбез. Рулетны башта икегә бүлеп, аннары калган өлешләргә кисәсе. Пычакны суга манып кисегез. Рулет ватылмас.

фото: Гузель Сумочкина

Хәзер роллыга башлык, ягъни соус ясыйбыз: краб таякчыгын изәбез, майонез + 1 тырнак сарымсак + 1 чәй кашыгы кетчуп салып, туглыйбыз. Һәм роллылар өстенә салабыз. Кызу мичтә 5 минут тотасы.

фото: Гузель Сумочкина

Соя соусына манып ашыйбыз. Тәмле булсын! Кемгә ошый васаби, имбир белән ашарга була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев