Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тавык һәм сыр белән салат

Фета сыры белән тавыктан бик тәмле салат килеп чыга.

(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары").   Фета сыры белән тавыктан бик тәмле салат килеп чыга. Соя соусы әлеге салатка аерым бер тәм бирә.

Кирәк: тавыкның күкрәк ите – 1 данә, суган – 1, кызыл борыч – 1, салат яфраклары, зәйтүн җимеше – 150 грамм, фета сыры – 200 грамм, зәйтүн мае, бер кашык соя соусы.

Әзерләү: тавык итенә тоз, борыч сибәргә, ике яклап кыздырырга. Борычны озынча итеп турарга һәм табада кыздырырга. Суганны алкалап турарга. Кыздырылган тавык итен җепселләргә аркылы кисәргә. Тәлинкәгә салат яфраклары тезәргә, аннары тавык ите, пешерелгән борыч, зәйтүн җимешләре һәм өскә шакмаклап туралган фета сыры куярга. Зәйтүн мае сибеп җибәрергә һәм соя соусы өстәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев