Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Терлек итеннән шашлык

Кирәк булачак: терлек ите – 2 кило, суган – 1,2 кило, лимон – 2 данә, борыч, тоз – тәменчә, шашлык тәмләткечләре өстәргә мөмкин.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары").

Кирәк булачак: терлек ите – 2 кило, суган – 1,2 кило, лимон – 2 данә, борыч, тоз – тәменчә, шашлык тәмләткечләре өстәргә мөмкин.

Башта итне суда чайкатырга һәм салфетка яки кәгазь тастымал белән киптерергә. Үткен пычак белән аларны тигез кисәкләргә бүләргә.

Маринад өчен ике эре суган алырга, кабыгын чистартырга. Аны уртача угычта уарга яки блендерда боткага әйләнгәнче вакларга. Әлеге катнашманы савыттагы иткә кушарга.

Суган суы маринадланган вакытта ит җепселләренә яхшы итеп йомшарырга ярдәм итә, калган суганны алкалап турарга һәм ит салынган савытка өстәргә, шунда ук лимоннан сыгылган сокны кушарга.

Маринадлансын өчен итне 5-6 сәгать томалап торырга. Сусыл шашлыкны ­суган алкалары белән бергә кыздырырга.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев