Тиз өлгерә торган камыр
Кунаклар килгәч, тиз генә пешеренергә туры килсә, бу иң уңайлы рецепт. Тәме дә искиткеч була.
(Тәтеш, 2 декабрь, Тәтеш таңнары). Кунаклар килгәч, тиз генә пешеренергә туры килсә, бу иң уңайлы рецепт. Тәме дә искиткеч була.
Әзерләү тәртибе: 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет “Саф момент” чүпрәсен (11 граммлы кечкенәсе) салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, әмма бишенче стаканны салып бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннары тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып тула. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, башка төрле камыр куярга теләгегез дә булмас.
Ризыкларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев