Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Тутырма ясыйбыз

Башта эчәкне эшкәртәләр: лайлалы тышчасын пычак белән кырып, бик яхшылап эчен-тышын юалар, кайнар су белән пешеклиләр.

Тутырма ясыйбыз

Башта эчәкне эшкәртәләр: лайлалы тышчасын пычак белән кырып, бик яхшылап эчен-тышын юалар, кайнар су белән пешеклиләр. Аннары бер башын җеп белән бәйләп, эчке ягын әйләндерәләр һәм эченә әзер ит белән ярма ­тутыралар.

Эчлеккә үпкә, йөрәк, йөрәк янындагы ит, суган, дөге, тоз, борыч, кайнаган су кирәк. Бавыр салмас­ка да була, чөнки кайберәүләр аны суган белән кыздырып, коймагын пешереп ашарга ярата. Ярмалардан тары, карабодай, дөге дә салырга була.

Дөгедән кала барлык ингредиентларны иттарткычтан чыгарырга. Шул катнашмага тәм­ләткечләр, кайнаган су яки шулпа, дөгене юып салырга. Эчлек куе булырга тиеш түгел. Тутырма шулпасы һәм суганы күп булганда тәмле була.

Эшкәртелгән эчәкнең өчтән ике өлешенә шул катнашманы тутыралар да ачык башын бәйләп куялар. Катнашманы эчәк тулганчы салырга ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә һәм тутырманың ярылып китүе ихтимал.

Су кайнап чыккач, тутырманы 30-40 минут пешерергә (эчәклекнең юанлыгына карап).

Табынга, гадәттә, түгәрәкләп кисеп, тәлинкәгә тезеп, кайнар килеш чыгаралар.

Тутырманы катырып куярга да була. Аны, шартламасын өчен, җылы суга салып пешерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тутырма