Әзерлек эшләре бара
Умарталыкларда бал кортлары ояларын кышлыктан соң чистарту буенча эшләрне апрельдә башкаралар.
(Тәтеш, 16 март, "Тәтеш таңнары"). Күгәрек белән капланган рамнарны һәм түшәм такталарын алалар. Дымлы томалау материалын һәм эчке киндер кисәкләрен дезинфекциялиләр яки яңаларына алыштыралар. Алынган рамнарны махсус тартмаларга урнаштыралар, үлгән кортларны себереп алалар. Өслекләрне балавыздан, күгәректән, тизәкләрдән чистарту өчен өтерге кирәк. Калган пычраклар дымлы чүпрәк белән җыештырып алына. Умарталыкларда аслыкларны чистарту җыештыруның иң мөһим мизгелләренең берсе булып тора. Аларны мөмкин кадәр иртәрәк җыештыра башлыйлар. Үлгән бал кортларыннан начар ис килә, күгәрәләр. Бөҗәкләрнең нинди дә булса инфекция белән зарарланулары бар. Үлгән кортлар белән бал җыя торган умарталарның бәйләнешенә юл куймаска кирәк. Әгәр аслыклар алынмый икән, ул чакта эш җылы көннәргә кадәр кичектереп торыла. Ояларның аслыкларын алыштыру берничә минут вакытны ала һәм хәтта салкын һава торышында да уңышлы башкарыла. Әгәр кышлыкта бал кортлары “өенә” тычкан оялаган булса, умарталарны башкага күчерәләр. Оя эчке яктан дезинфекцияләү әйбере белән эшкәртелергә тиеш. Чистарту һәм эшкәртү буенча эшләү тәртибе: барлык өслекләр эчке һәм тышкы яктан сода эремәсе белән эшкәртелә, стеналары өтерге белән кырыла, чүпләре җыештырып алына. Алга таба оя янә дымлы чистартуга дучар ителә, ә киптерелмәгән өслекләр, агачы карала башлаганчыга кадәр, утлы лампа белән көйдерелә. Әзер кәрәзләр белән рамнар, түшәм такталары һәм аркылы тар такталар балавыздан һәм умарта корты җилеменнән чистартыла. Өслекләрне кырып алганнан соң, аларны дымлы чүпрәк белән сөртү зарур. Киптерү ярым күләгәдә ачык һавада тормышка ашырыла. Киндер тукымадагы һәм кечкенә матраслардагы балавыз чистартыла. Иске тутыру җайланмалары ташлана. Тукыма юыла. Бары тик ис бик аңкып тормаган хуҗалык сабыны гына кулланыла. Алар берничә көн кояшта элеп торыла. Чистартылган ояларга хуш ис бөркеп торган үсемлекнең берничә яфрагы куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев