Бабалары белән горурланалар
Кече Тормыда гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Хисаметдин Сәлахетдинов утлы юлларны башыннан алып ахырынача узган.
Хисаметдин Сәлахетдин улы Сәлахетдинов 1912 елның 10 гыйнварында туган. Язмыш аны бик нык сынаган.
Аның сөйләгәннәре буенча түбәндәге хатирәләр сакланып калган: “Тормышта күп кыенлыклар кичерергә туры килде. 1939 – 1940 елларда Фин сугышында катнаштым. Әмма алда мине тагын да катлаулырак сынаулар көткән булып чыкты. Аның иң коточкычы һәм канкойгычы – илебезгә немец гаскәрләре бәреп керү һәм Бөек Ватан сугышы башлану. 1941 елда ирекле рәвештә сугышка киттем. Күргәннәремне сөйләү генә түгел, хәтта искә дә төшерәсем килми. 1945 елның ноябрендә миңа кече ватаныма кайту бәхете насыйп булды. Балаларга бары тик бер теләк, андый сугышлар башка кабатланмасын, күк йөзе аяз булсын иде”.
Хисаметдин Сәлахетдин улы Сәлахетдинов Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң ул туган җирендә хезмәт куйган, Олы Шәмәк авылының машина-трактор паркында тракторчы-машинистлар бригадасы бригадиры булып эшләгән. Өйләнеп, гаилә корган. Хатыны Фәһимә Гафиятулла кызы белән бәхетле гомер кичергәннәр. Аларның тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы 10 балалары туган, ләкин, ни аяныч, хәзерге вакытта бары тик икесе генә исән.
Сугыш елларын кичергән ветеранның балалары, оныклары үзләренең әтиләре, бабалары белән чын күңелдән горурланалар һәм аны сагынып искә алалар.
Хисаметдин Сәлахетдинов 2005 елның 3 октябрендә вафат булган. Кече Тормы авылында җирләнгән.
фотоны Рушания Мусина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев