Бөтен хатирәләр яңара
Тәтештә яшәүче Чулпан Минәева Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш елларының барлык авырлыгын кичергән әнисе Мөнирә Гәрәева турындагы хатирәләрен безнең белән дә уртаклашты.

– Олыгаям бугай. Еллар агымына ияреп, бәйрәмнәр минем өчен моңсулана бара. Әниләр көне җитсә – әниемне юксынам. Җиңү көне исә бөтенләй күз яшьләренә төрелә. Әни сөйләгән бөтен хатирәләр яңара, үзем дә аның балачагына кайткан кебек булам.
Алар бар кыенлыкны күргән буын бит. Әнинең әтисе сугышта катнашкан, әнисе үпкәсе шешеп бакыйлыкка күчкән. Биш бала ятим калган. Иң төпчек энесенә – яшь ярым, әниемә дүрт яшь булган. Ул яшь баланың вафат булган әнисенең салкын күкрәген барып имгәнен елый-елый сөйли иде. Әле ярый өлкән абыйлары, апасы, әнисенең сеңелесе булган, – ди моңсулык белән Чулпан Таһир кызы.
Әңгәмәдәшем билгеләп үткәнчә, тугызынчы май җиткәч, әнисе сугыш еллары михнәтен аеруча да әрнеп искә ала торган булган. “Сугыш кына булмасын, без күргәнне балаларыбыз күрмәсен иде”, – дип догалар укый торган булган ул.
– Без дә үз балаларыбызга, оныкларга Бөек Җиңүнең ачы язмышлар, тол аналар, ятим калган балалар бәрабәренә яулап алынуын сөйләп калдырырга тырышабыз. Алар да авыр елларның онытылмаслык тарихын белергә тиеш дип саныйм, – диде Чулпан Минәева.
фотоны Чулпан Минәева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев