Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Данил Марага: “Карт бабам һәм карт әбием минем өчен герой булып калачак”

Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Данил Марага Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы, тыл эшчәне булган әбисе турында сөйләде.

“Минем бабай Василий Петрович Сизов Бөек Ватан сугышында катнашкан, әмма, ни аяныч, аның турында мәгълүматлар бик аз калган. Әни белән әбиемнең сөйләгәннәре буенча, карт бабай белән карт әби әлеге авыр, коточкыч, канкойгыч вакытларны искә төшермәскә һәм сөйләмәскә тырышканнар. Мин карт бабам турында менә нәрсәләр беләм.

Минем бабам 1918 елда Пролей-Каша авылында туган. Аның тормышында кыенлыклар күп булган. 1939 елда Фин сугышы вакытында ук фронтка чакырылган. Соңрак Бөек Ватан сугышы башланган. Ул Ржев янындагы сугышларда катнашкан. Карт әби карт бабайның каты бәрелешләр турындагы ис­тә­лек­ләрен сөйләгән булган. Баксаң, ул үз гәүдәсе белән каплап калган хезмәттәше аркасында гына исән калган. Ярты ел дәваланганнан соң ул яңадан сафка кайткан. Лиепая, Кенигс­берг янындагы сугышларда катнашкан. Тагын ике тапкыр яраланган. Исән калган, 1946 елның декабрен­дә өенә кайткан. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән ка­һарманлыгы өчен “Батырлык өчен”, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Туган авылына кайткач, колхозда бригада хисапчысы булып эшләгән, аннары “Дружба” колхозының Пролей-Каша бүлеге управляющие булган. Аның гомуми хезмәт стажы – 49 ел. Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнгән. 1996 елда  вафат булган. Пролей-Каша авылында җирләнгән.
Минем карт әбием Ольга Николаевна Сизова (Михеева) тылда Җиңүне якынайткан. 1941 елның 22 июнендә аңа егерме яшь тулган.

Абыйларын фронтка алгач, өйләрендә ул иң өлкәне булып калган. Аның хатирәләрен­нән: “Бервакыт, олау бе­лән колхоз умарталыгы яныннан нидер ташыганда, бал кортлары өере очып килеп, атны сырып алды”. Кырыс заман­­нар булган, һәм үлгән ат өчен карт әби­не Куйбышев (Самара) янын­дагы заводка эшкә җи­бәр­гәннәр. Коточкыч шартларда эшләргә ту­ры килгән, норма буларак сигезәр кубометр ур­ман биргәннәр һәм бары тик үтәлгән норма өчен ге­нә көненә ниндидер бер кружка сыек аш тәтегән. Ләкин түзгән, эшләгән, өенә кайткан. Кияүгә чыккан, кыз баласы туган, колхозда эшләгән.

Ни аяныч, туганна­рым хәте­рен­дә сак­ла­нып калган мәгъ­лү­мат­лар шушы гына, ләкин бу да миңа якыннарымны яхшырак белергә, алар белән горурланырга мөмкинлек бирде. Карт бабам бе­лән карт әбием минем өчен һәрвакытта ка­һарманлык, батырлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт үрнәге булып калачак!” – дип яза ­Данил Марага.

фото: Марага гаилә архивыннан


Исегезгә төшерәбез!

Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында “Авангард” газетасы редакциясе “Ветеран турында сөйлә” дип исемләнгән иҗади марафон уздыру ­турында ­игълан итә.

Авыр елларда фронтны һәм тылны узган кеше­ләр турындагы ха­тирәләр­не кадерләгән һәркем ­ма­рафонда катнашырга ­чакырыла.
Редакциягә ­ветеран яки тыл хезмәтчәне – ту­мышы белән Тәтеш районында яшәүче ке­ше­нең язмышы турында хикәяләр, эсселар, ке­черәк рәсемнәр яки киң күләмле тикшеренүләр (фото­графияләр белән) җибәрегез. Иң яхшы материаллар – “Тәтеш таң­нары” газетасында, ә безнең басма­ның “Тә­теш таңнары” сайтында һәм социаль челтәр­ләрдәге төркемнәрендә барысы да ­бастырылачак.

6+

Материаллар электрон поч­та: tetuch_awangard@rambler.ru, шулай ук түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 422370, Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт. Белешмә өчен телефон: 2-53-84.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев