Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җиңүнәң – 80 еллыгы

Ул сугыш башланган елда туган

---------

Шәһәрле Елена Чернова үзенең күршесе Рузинә Аитова хакында бәян итте: 

– Мин яшәгән урамда ялгыз әби Рузинә Гаяновна Аитова (кыз фамилиясе Вәлиуллина) гомер кичерә. 
Ул 1941 елның 18 ноябрендә Татария АССРның Олы Тархан районы Бакырчы авылында туа. Колхозчылар Миңҗамал Хөсәеновна белән Гаян Сафиуллович Вәлиуллиннар гаилә­сендә алты бала – өч малай һәм өч кыз була. Рузинә – шуларның берсе. 

Рузинә Гаяновна хатирә­ләрен­нән: “Балалар бакчасына йөр­мәдек, барыбыз да өйдә идек. Ашарга юк иде. Өйдә агачтан зур мичкә, ә аның өстендә савыт-сабалар куяр өчен агач шкаф эленеп торды. Мин әлеге мичкәгә көненә берничә мәртәбә менеп ипи эзли идем. Алабута, кычыткан, үлән белән тукландык.   

Сигез яшь тулгач, 1949 елда Ба­кырчы мәктәбенә укырга бардым. Сыйныфта балалар күп булды. Безнең класс иң зурысы иде. Балачак авыр булды. Мәктәпне 1956 елда тәмам­ладым. Мәктәптә эшләргә калдым. Минем вазифам  укытучыларга хезмәт хакы хисаплау иде, ашханәгә нәрсә китергәннәрен, барысын да исәпләдек. Хезмәт хакы 15 сум иде. Берүк вакытта мәктәптә техничка да булып эшләдем. Хезмәт хакы 27 сум иде. Барлыгы 42 сум алдым. Үзебез урманда утын әзерләдек, акбур алырга карь­ерга бардык, бөтен мәктәпне җәй буе үзебез төзекләндердек. Кышын мәктәпкә мич ягар өчен иртә таңнан ук бардык. 

Аннары клуб мөдире булып эшләргә туры килде. Бригадир кушкан теләсә нинди эшкә алындык. 1,5 гектар чөгендер җире эшкәрттек. Бервакыт Октябрь бәйрәмнәрендә колхоз җыелыш уздырды, анда алдынгыларны бүләкләделәр. Миңа да премия буларак  бер кисәк штапель тукымасы бирделәр. Кызыл төстә булуын әле дә хәтерлим.   

Әти янгын сүндерү час­тендә эшләде. Әни бик каты авырып китте, мин аны карадым. Әни вафат булгач, абыйны өйләндердем һәм икенче абыем янына Бакуга киттем. Ул чакта миңа 29 яшь иде. 1970 елның декабрендә киттем. Туку фабрикасында 1988 елда инвалидлык буенча пенсиягә чыкканчыга кадәр хезмәт куйдым. Илдәге чуалышлар аркасында 1996 елда гаилә белән Тәтеш­кә, үзебезнең кече ватанга күченеп кайттык. 2001 елның сентябрендә ирем ­Баязит вафат булды. 

Мин 24 ел инде ялгыз яшим. Бик авыр тормыш юлы үт­тем. Балачак сугыш вакытына туры килде. Гомер буе эшләдем. Бик күп бүләкләрем һәм рәхмәтләрем бар. “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Хезмәт ветераны” һәм ­башкалар”.  

фотоны Елена Чернова тәкъдим итте


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев