Авыл эшчәннәренә дан җырладылар
“Чуклеме” борынгы вакытларда иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып саналган.
(Тәтеш, 13 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Чуваш милли эчемлеге фестиваль-конкурсы, халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе, театральләштерелгән кереш бүлек һәм күп кенә башкалар: Кошки-Новотимбаево авылында, мәгърифәтче Иван Яковлевның кече ватанында бишенче тапкыр “Чуклеме” бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Салкынча һәм болыты һава торышы булуга карамастан, Кошки-Новотимбаево авылындагы чарага барырга теләүчеләр шактый иде. Алар өчен Иван Яковлевның Мемориаль музеена бушлай экскурсия оештырылды, халык иҗаты эшләнмәләре һәм табигать нигъмәтләре күргәзмәләре эшләде, Тәтеш районының чуваш авылларында яшәүчеләр милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Иң нәни кунаклар милли уеннар мәйданчыгын яратып өлгерделәр.
Чуваш милли эчемлеге фестиваль-конкурсы бәйрәм кунакларында аерым бер танылу алды. Һәрбер хуҗабикә аны үзенчә, үзләре генә белгән рецепт буенча әзерләгәннәр, аны яшерен сер итеп саклыйлар.

– “Чуклеме” бәйрәме – районыбызда яшәүчеләрнең бердәмлек һәм дуслык символы. Әлеге милли бәйрәм чуваш халкының милли гореф-гадәтләрен саклауда матур үрнәк булып тора. Бәйрәм үткәрелә торган мәйдан ел саен төзекләндерелә, чарада катнашучыларның һәм кунакларның саны артып тора, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
“ТР муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән котлады, районның чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелучыларга җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Авыл кешеләренең хезмәтен һәм чувашларның яңа уңыш бәйрәме тарихын чагылдырган театральләштерелгән кереш бүлек тамашачыларны битараф калдырмады.
– Кошки-Новотимбаевода үтүче “Чуклеме”га икенче ел рәттән киләм. Матур, күркәм бәйрәм, аңа кеше күп җыела – авыл кешеләре өчен шатлык, бөтен район өчен чын вакыйга. Бәйрәмдә балаларның булуы сөендерә. Алар менә шулай үз халкының мәдәниятен күреп үсәләр, – дип билгеләп үтте шәһәрле Светлана Митяшова.
Тантана Татарстанның Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Нурлат, Чирмешән районнары, Чувашиянең Шомыршы һәм Яльчик районнары, Чабаксар һәм Ульяновскиның иҗат коллективлары чыгышы белән тәмамланды. Артистлар җырлары, биюләре белән тамашачыларга рух күтәренкелеге өстәделәр. “Сарнай” ансамбле җырчылары Вера белән Людмила “Чуклеме” бәйрәменә беренче тапкыр килгәннәр.
– Концерт программасы ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бәйрәмдә күп танышларыбызны очраттык. Әле тагын да киләчәкбез! – дип уртаклаштылар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев