Бердәм комплекска – сәүдәгәр Серебряков утарына кергән бу бинада спортчыларның берничә буыны шөгыльләнгән.
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Аю” залы “Спорт объектларын капиталь ремонтлау” республика программасы ярдәмендә матур итеп үзгәртелде.
Бердәм комплекска – сәүдәгәр Серебряков утарына кергән бу бинада спортчыларның берничә буыны шөгыльләнгән. Булачак спорт Олимпын яулаучылар чирек гасыр элек шөгыльләнә башлаган зал күптәнге булу сәбәпле, шактый көч куюны һәм акчалата кертем таләп иткән. Һәм менә тормышка ашкан: ул тулысынча ремонтланган. Иркен холл, чишенү-киенү өчен җылы бүлмә, яңа туалет һәм юыну урыннары – спорт белән шөгыльләнер өчен биредә хәзер барлык шартлар да тудырылган. Җылылык системасы, идән өслеге, электр үткәргечләр алыштырылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр, яктырткычлар урнаштырылган. Бина бизәлешендә заманча һәм сыйфатлы материаллар кулланылган. Булачак олимпия чемпионнары шөгыльләнә торган залның иркенәеп китүен хәтта карагачтын ук күреп була.
– Биредә бик тә уңай мохит. Шөгыльләнү үзе бер канәгатьлек хисләре тудыра, – дип уртаклаша дөнья чемпионы Виктория Хөсәенова. – Миңа аеруча да көрәш келәме ошый.
– Чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә яхшырды. Бирегә һәр көнне диярлек күнегүләргә йөрим. Ярышларга бару өчен генә түгел, ә сәламәтлек, гәүдәнең төз булуын саклау өчен дә бик кирәк, – ди кадет мәктәп-интернаты укучысы Илнар Газизов. – Биредә минем сәламәт яшәү рәвешен яраткан дусларым, яраткан тренерым бар. Зал беркайчан да бушап тормасын иде дип телим.
– Районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә районның спорт дөньясы яңа үсеш алды. Ирешмәслек, булдырып чыга алмаслык нәрсәләр юк. Яшь спортчыларыбызның һәм, әлбәттә инде, тренер буларак, минем хыялны да чынга ашырырга – безнең “Аю” спорт залын ремонтларга мөмкин булды. Балалар яңартылган залда тагын да зуррак омтылыш һәм кызыксыну белән шөгыльләнәләр, күнегүләр нәтиҗәлерәк була башлады, хәтта ата-аналар да спортка тартылалар, – ди ТРның атказанган тренеры Сәгыйть Ибраһимов матур үзгәрешләргә сөенеп. – Якын араларда тренажерлар да барлыкка килсен иде. Безнең малайлар һәм кызлар һәрбер ярышларда пьедестал баскычына күтәреләләр. Көрәшәләр һәм бирешмиләр! Һәрбер ярышта “Тәтеш!” дип яңгыратып әйтүләре белән горурланам! Көрәшчеләр, безнең барлык спортчылар кебек, районның гына түгел, шулай ук республиканың, Россиянең елъязмасын язалар.
Нет комментариев