Байраш халкы авыл советында авылның өлкән кешесе Рушания апа Гыймадиева киңәше һәм Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар гаиләсе инициативасы белән борынгы чишмәне төзекләндерергә булганнар, биредә суны йөз ел элек байрашлыларның ата- бабалары эчкәннәр.
(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары").
Чишмәне ачу тантанасында авыл халкы, районның “Ак калфак” татар хатын-кызларының
иҗтимагый оешмасы һәм “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, районның
татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, Байраш авыл җирлеге
башлыгы Әсхәт Гобәев, “Авангард” гәҗите журналисты катнашты.
Байраш халкы авыл советында авылның өлкән кешесе Рушания апа Гыймадиева киңәше һәм Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар гаиләсе инициативасы белән борынгы чишмәне төзекләндерергә булганнар, биредә суны йөз ел элек байрашлыларның ата-
бабалары эчкәннәр.
Авыл активистлары чыганакны төзекләндерүгә 125 мең сум акча җыйганнар. Әлеге акчага чишмә тирәли бетон боҗралар урнаштырганнар һәм аның түбәсен эшләгәннәр, мәйданчык-
ны төзекләндергәннәр, чыганакка уңайлы баскыч ясаганнар, тирә-юньгә
чәчәкләр утыртканнар.
– Без барлык авыл халкына уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтле. Безгә Рушания апа Гыймадиева, эшмәкәр Лилия Зәйнуллина, авыл кешеләре Ринат Миначев һәм Фәрит Фәйзуллин, җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев, шулай ук авылда туып-үскән кешеләр ярдәм итте, – диде чишмәне ачу тантанасында Байраш авылы китапханәчесе, районның “Ак калфак” бүлеге әгъзасы Тәнзилә Йосыпова.
– Чишмә – ул су чыганагы гына түгел, ә узган еллардагы вакыйгалар һәм риваятьләр кайтавазын саклаучы мәдәни объект та, киләчәк буыннарга бүләк тә. Ата-
бабаларыбызның истәлегенә булган игътибарлы мөнәсәбәтегез, ке-
че ватаныгызга битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде районның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова.

– Йосыповлар гаилә-сенә һәм чишмәне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Авылда мондый активистлар тагын да күбрәк булсын иде. Байрашта яшәүчеләр авылда матур, уңайлы, чиста булуын тели, һәм моның өчен барысын да эшлиләр, – диде Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев.
Чишмәне төзекләндерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен авыл активистларына рәхмәт сүз-
ләре белән авылның имам-хатыйбы Шәриф хәзрәт Шәфигуллин, районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, авыл өлкәннәре, яшь байрашлылар, Байрашның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина чыгыш ясады.
Соңыннан барлык кунаклар һәм авыл халкы чыгышка төшеп, чишмә суын татып карадылар.
Байрашта чишмәне ачу тантанасыннан соң, авыл мәдәният йорты янындагы мәйданда бәй-
рәм табыны артында Рима Сафиуллова авыл активистларына матур яулыклар бүләк итте.
Бәйрәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.
Нет комментариев