Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белгечләр әзерләү сыйфаты үсеш алачак

Тәтешнең ­гражданнарны яклау көллиятендә “Коткару эшләре”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” төрләре буенча һөнәри остаханәләрне тантаналы ачу булды.

(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Гражданнарны яклау көл­лиятенә, “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Яшь һөнәр ияләре” федераль проекты ярдәмендә матди-техник базаны яңарту максатында, федераль бюджеттан грант бирелгән. ТР Хөкүмәте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә  заманча җай­ланмалар сатып алуга, шулай ук остаханә биналарын ремонтлауга өстәмә финанслау бүлеп бирелгән.  Бу кешеләрнең гражданлык яклавын, шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендә кадрлар әзерләүне хәзерге таләпләр, алдынгы техникаларга туры китереп матди-техник базаны яңарту мөмкинлеген биргән.  

Остаханәләр ачу көне көл­лият педагоглары, студентлары, аларның зур шатлыкларын уртаклашырга килгән кунаклар өчен дә  чын бәйрәмгә әверелде. 

– Көллият тормышында әһәмиятле вакыйга булды, – диде Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Уку барышын яңарту курсантларның өйрәнелә торган материалларны теоретик яктан гына түгел, шулай ук практик үзләштерүенә дә йогынты ясаячак, бу аларга алга таба кирәкле булачак.  

ТР мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының һөнәри белем бирү белән идарә итү начальнигы Андрей Федоров болай дип билгеләп үтте:

– Файдалы зур нәтиҗәлелеге булган белем бирү учреж­дение­ләренә ярдәм итү һәм акча бүлеп бирү һәрвакытта бик сөенечле. Әлеге матур итеп ремонтланган бинада бик теләп остаханә ачабыз. Судентларның укыту һәм яшәү шартлары тагын да уңайлырак булырга тиеш.

ТР МЧСы каршында эшләп килүче Татарстан Респуб­ли­касының эзләү-коткару хез­мәте директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Старков, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина да шулай ук из­ге теләкләрен белдерделәр.     

“Физик культура, спорт һәм фитнес” төре классында ультразаманча система күрсәтелде, спортзалда фитнес-тренер универсаллар әзерләү программасы буенча күнегүләр узды. 

Коткаручыларның хезмәт ки­емнәрен кию, скалодромда эшли белүдәге осталыгын күрсәтү белән күрсәтмә практик дәресләр тәкъдим ителде. “Коткаручылар эшләре” төре буенча уку классы-остаханәдә табиблар килгәнчегә кадәр беренче ярдәм күрсәтү буенча дәресләрдән күренешләр, әзерләнүнең әлеге юнәлеше буенча җайланма күрсәтелде.   

Махсус ачык мәйданчыкта “Деблокатор” һәм “Лабиринт” тренажерларында “Коткару эшләре” төре буенча остаханә эшләрен күрсәтү дәвам итте. Күрсәтмә чыгышларны ян­гынның каршылыклар полосасында тиз кабынып китүчән сыеклыкны сүндерү эстафетасы төгәлләде. 

– Безнең көллият 2015 елдан “Ворлдскиллс” хәрәкәтендә, “Яшь һөнәр ияләре” чемпионатында катнаша башлады. Без “Коткаручылар эшләре” төренә нигез салучылар булдык, ул стандартларга нәкъ тә без нигез салдык, хәзерге вакытта бөтен Россия шуның буенча илкүләм чемпионатлар үткәрә. Безнең команда әлегә кадәр – шундый ярышларда ел саен призер була, – дип ассызыклады көллият директоры Татьяна Адаева. – Ә киләчәккә безнең планнар зур, көллият тарихында яңа бит ачыла дип уйлыйм, һәм без яшь һөнәр ияләрен тагын да югарырак, сыйфатлырак дәрәҗәдә әзерли алачакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев