Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәм булып күңелле яшиләр

Түбән Тархан авылында киң күңелле, мәр­хәмәтле кешеләр яши.

(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”) Түбән Тархан авылында киң күңелле, мәр­хәмәтле кешеләр яши.

– Элек-электән халкыбыз зур эшләрне өмә белән эшләгән.  Без, Гүзәл һәм Илнур Шәмсетдиновлар, Зәйнәп Галиева (рәсемдә), Флүрә Фәттахова, Рузалия Әхмәтова, Миңзифа Шәмиева, Мәүлет Хәбибуллин, Фәрит Булатов, бергә җыелып мә­четкә кайткан утынны өмә белән тиз генә ташып өй­дек, – дип уртаклаша мәдәният хезмәткәре Гүзәл Шәм­сетдинова. – Хезмәт нәтиҗәсен күрү күңелләргә шатлык бирә, күпме авылдашлар очрашып, сөйләшеп мәш килеп эшләдек. Чын мәгънәсендә хезмәт бәйрәме булды. 


Өмәдә катнашкан авылдашларыбызның һәм “Ак калфак” бүлегендәге ханымнарның игелекле гамәлләре хөрмәткә лаек. Һәрчак шулай бердәм булсак иде.

Келәш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле авылдашлары белән очрашкан. Ул аларга журналлар күрсәткән, бүләкләр тапшырган.
– Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары белән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр турында “Көчле рухлылар” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, – дип хәбәр итә Гөлчәчәк Галимова. – Чарада язучыларыбызның иҗатына багышланган китап – иллюстратив күргәзмә дә оештырылды. 
Китапханәче әйтүенчә, ул балаларга китап ав­торларының фаҗигале язмышы, иҗаты турында сөйләгән. Балалар шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр укыганнар.

фотоны  Зәйнәп Галиева тәкъдим итте


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев