Тәтеш аграрийлары Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләрен беренчеләрдән булып тәмамладылар.
(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш танңары"). Авыл эшчәннәре өчен язгы чәчү – бик киеренке чор. Вакытында башкарылган эшләрнең сыйфатына булачак уңыш кына түгел, шулай ук киләсе елның җитешлеге дә бәйле.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, барлыгы 44531 гектар җир сөрелгән, аның күп өлешен – 26,2 мең гектар – сабан ашлыклары һәм кузаклы культуралар тәшкил итә, шикәр чөгендере 6 меңгә якын гектар мәйданны алып тора.
“Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүне беренчеләрдән булып тәмамладылар.
Район кырларында 90 тырмалау агрегаты, 29 чәчү комплексы һәм 20дән артык чәчү агрегаты эшләде.
Хуҗалыкларның җитәкчеләре, кыр эшләренең техника тәэмин ителешенең мөһимлеген аңлап, машина-трактор паркларын яңа техника белән тулыландырырга тырышалар. Агымдагы ел башыннан барлык төр милектәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 9 гидрофикацияле тырмалау агрегаты, бу тиз эшләүгә һәм хезмәт чыгымнарын киметүгә йогынты ясый, дымны саклау барышын арттыра; чит илдә һәм Россиядә җитештерелгән тракторлар, чәчү комплексы; зур күләмне колачлый торган чәчкечләр, сиптергечләр-тараткычлар сатып алынган.
Гамәлдәге дәүләт программалары техника сатып алу мәсьәләсендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә булышлык күрсәтә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре интенсив игенчелектә төп алымнарның берсе – минераль ашламалар кертүне оста итеп куллана, чәчү җиренең бер гектарына 115,3 килограмм тәэсир итүчән матдә кертелгән – әлеге күрсәткеч буенча тәтешлеләр республикада иң яхшылар арасында.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев әйтүенчә, чәчү оешкан төстә үткән.
– Аграрийларның тырыш хезмәте, райондагы яңартылган машина-трактор паркы, авыл хуҗалыгы производствосында җаваплы этапка белемле планлы рәвештә әзерләнү – боларның барысы да чәчүне уңышлы үткәрүгә йогынты ясады, – дип уртаклашты ул. – Тулаем алганда барлык эшләр сыйфатлы һәм оптималь агротехник срокта башкарылды, бу мул уңыш алуга өмет уяту мөмкинлеген бирә. Хәзерге язда без булачак уңышка нигез салган темпларны район агропредприятиеләре механизаторлары урып-җыю кампаниясендә дә саклар, – дип ышанам.
Чәчү кампаниясе тәмамлануга да карамастан, игенчеләрнең эш-мәшәкате моның белән тәмамланмый әле. Хәзер хуҗалыклар кырларны корткычлардан, чүп үләннәреннән һәм чирләрдән эшкәртүгә, шулай ук терлек азыгы әзерләүгә керешәләр.
Нет комментариев