Газета дуска әверелгән
Көн темасы

Газета дуска әверелгән

Дүшәмбе көнне район газетасы коллективы кунаклар каршылады: “Авангард” газетасы редакциясендә Абунәче көне булды.

(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Чара ташламалы яздыру ункөнлегендә уздырылганлыктан, редакциябезгә килүчеләрнең барысы да район газетасын түбән бәядән – 729 сум 96 тиенгә яздырды. Моннан тыш, кунакларга без редакциянең эчке тормышын күрсәттек: бүлмәләр буйлап экскурсия үткәрдек, газетаны версткалау барышын карадык һәм чәй белән сыйладык. 

Абунәче көнендә ре­дак­циябезгә берен­челәрдән булып шәһәрле Мөршидә Дерманская килде. Ул кече ватаны Тәтешкә нибары өч ел элек кенә кайтуына да карамастан, безнең актив укучыбыз булып тора. 


–     Газетаны без әни белән бергәләп, башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз. Башта – ул, аннары – мин. Әни “Авангард”ны гомер буе яздыра. Абунәче көнендә дә аның үгетләве буенча килдем һәм газетаны яздырып, бүләк уйнатуга квитанция күчермәсен калдырдым. Бер уңайдан редакция коллективы бе­лән дә таныштым, – дип уртаклашты ул.   

Тәтешле Надежда Ганькина да безгә кунакка керде: 


– Әнием Раиса Ивановна газетаны яздырып калырга өлгерергә кирәк, дип борчылды. Мин эштән сорадым һәм сезгә йөгереп килдем. Газетаны бөтен гаиләбез белән көтеп алабыз, аңарда барысы да күңелгә хуш килерлек, ул безгә дус кебек. Тәтешкә без Кече Шәмәктән күчендек, туган авылны сагынабыз, авыл яңалыкларын, гади хезмәтчәннәр хакында кызыксынып укыйбыз.


Светлана Тимрюкова ре­дакциягә оныгы Аделина белән бергә килде. 


–  “Авангард”ны үземне белгәннән бирле яздырабыз. Барлык мәкаләләрне укыйбыз. Күптән түгел үземнең укытучым Галина Василь­евна Тихонова турындагы язманы күргәч шатландым. Әниемә 87 яшь, ул да шулай ук район газетасын алдыра. Өстәвенә, абунә кампаниясе башлангач ук беренчеләрдән булып яздыра. Газета яңалыкларын мин социаль челтәрләрдән дә укып барам, ләкин басма төрдәгесе кызыклырак. Оныгым күптәннән үк инде кая да булса экскурсиягә алып баруымны үтенгән иде, менә мөмкинлек тә килеп чыкты. Һөнәрем буенча мин педагог. Үземнең укучыларымны элек типографиягә, редакциягә алып бара идем, ә оныгым белән тәүге тапкыр килдем, – дип сөйләде Светлана Николаевна.
Аделина әйтүенчә, редакция буйлап экскурсиядә йөрү аңа ошаган, ә әбисе­нең: “Газета безнең йортыбызда булды һәм бар” дигән сүзләренә өстәп болай диде: “Һәм һәрчак булачак”. Бу очраклы гына түгел: Казаннан әбисе янына кунакка кайт­кач кыз “Авангард”ны һәрва­кытта кызыксынып укый икән.  

–     Бүләк уйнатуга квитан­цияне өченче тапкыр ки­терәм. Әлегә бүләк оту бә­хете насыйп булганы юк, әмма күңелдә өмет бар. Яңа почталь­оныбыз Ирина: “Квитанцияне редакциягә илтегез, уңыш теләгез, көтмәгәндә бәлки агач үсентесе дә отып куярсыз!” – ди. Шуңа килдем. Җитмеш еллап газета белән яшибез, яздырабыз, укыйбыз. Газетаны кызым көтеп тора, почтальон аның кулына беренче булып тапшыра. Без бабаем белән инде олы яшьтә, өйдән сирәк чыгабыз, ә районда һәм шәһәрдә нинди вакыйгалар булуын беләсе килә. Кешеләр, танышлар турында язганны укыйбыз, шатланабыз, – дип сөйләде Тәтештән Тамара Пантелеева.

 – Газета искиткеч. Һәр­чак кирәкле һәм яңа, күп төрле мәгълүматлар басыла. Басма газетаны интернет-ресурслар белән беркайчан да тулысынча алмаштырып булмый. Газетаны ашыкмыйча гына укырга, кызыклы язманы үзеңнең шәхси архив өчен калдырырга була, – дип билгеләп үтте шәһәрле Виктория Ватутина. – Абу­нәчеләргә игътибарлы булганы, кызыклы акцияләр һәм призлар уйнатканы өчен редакциягә рәхмәт!


 – Газета бик әйбәт, яңар­тылган, эчтәлекле. Без бире­гә, әти-әнинең кече ватанына (әти тумышы белән Победадан, әни – Тоншермадан), 1989 елда Волжскидан күченеп кайттык, шул вакыттан алып район газетасыннан ае­рылганыбыз юк, – дип сөйләде шәһәрле Елена Чернова. – Әти Владимир Федорович Читаев, аңа инде 81 яшь, барысын да пөхтә итеп төпләп барды, һәм бу эшне миңа ышанып тапшырды. Барлык төпләнмәләр дә бездә кадерләп саклана. Миңа дәресләр өчен нәрсәдер кирәк булса, узган еллардагы газеталарны карыйм. Анда патриотик темаларга материаллар күп. Мисалга, укучылар белән күптән түгел яшь гвардиячеләрне искә алдык, язмаларның кирәге чыкты. “Авангард”та Бөек Ватан сугышы каһар­маннары, үз Ватаныбызны ярату турындагы язмалар күбрәк булсын иде – бу яшьләрне тәрбияләү өчен мөһим. Һәм газета бит­ләрендә элекке кебек әһә­миятле даталар календарен да кабаттан ­кайтарсагыз иде. Җирлегебездәге ша­­гыйрьләрнең дә шигырь­ләрен күрәсебез килә, бу безнең өчен бик кызыклы.


 Светлана Никонорова Алекина Полянадан килде.
– Бездә почта бүлеген яптылар, почтальон хәзер өч авылга эшли, шулай да без аның эшеннән канәгать, ­барысына да өлгерә. Газе­таны һәрчак яздырабыз, укыйбыз һәм сөе­нәбез. Борчылган чаклар да була – анда барысы да тормыштан алынган, – дигән бәяне бирде район газетасына авыл кешесе.  
 
Ташламалы абунә ун­көн­леге тәмамланса да, “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын Тәтеш районындагы барлык поч­та бүлекләрендә, поч­таль­оннарда һәм безнең редак­­циядә яздырырга мөм­кин. 
Без сезнең һәркай­сы­гызны хөрмәт итәбез! Сез­­нең те­­ләк­ләрне, тән­кыйть­ләрне, тәкъдим­нәрне 8(84373)2-54-95 телефоны буенча көтеп калабыз.  
 


Нет комментариев