Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Иминлек хезмәткәре дип таныштырганнар

Тәтештә тагын алдакчылык очрагы теркәлгән.

Халыкара хатын-кызлар көнендә 1964 елгы шәһәрле аферистлар ятьмәсенә эләккән.

– Башта Интернет челтәрендәге мессенджердан пенсионерга, янәсе дә ул элек эшләгән учреждениедә иминлек хезмәте тарафыннан тикшерү уздырыла һәм тиздән аңа шалтыратачак­лар дип, элеккеге җитәкчесеннән хәбәр килгән. Элеккеге җитәкчесенең аккаунтын “ватуларын” һәм аны алдакчылар кулланганлыгын чамалау кыен түгел, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр  министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре. – Шушы ук көнне хатын-кызга чынлап та видеоэлемтә аша шалтыратканнар. Федераль иминлек хезмәтенең уйдырма хезмәткәре алар тарафыннан оператив чаралар үткәрелүе һәм пенсионер исеменә кредит рәсмиләштерелүе, ә аның счетындагы акчалар террорчыларга җибәрелүе турында хәбәр иткән. Җинаятьче хатын-кызга барлык акчасын “куркынычсыз” банк счетына күчерергә киңәш иткән. Ул Тәтештәге банкларның берсенә барып, шулай эшләгән дә.

Ни гаҗәп, хатын-кыз алдакчылар кушуы буенча эш итүе турында хәтта уйлап та карамаган. Ул видеода форма кигән кешене күргәч, федераль иминлек хезмәте хезмәткәре белән аралашуына чын күңелдән ышанган. 

Аферистлар аркасында тәтешле хатын-кыз 236 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Җинаять эше кузгатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев