Тәтешле Ирина һәм Сергей Калиновлар шушы араларда сабыйлары белән бала тудыру йортыннан чыккан вакытта мөһим бүләк алдылар.
(Тәтеш, 19 март, «Тәтеш таңнары»). Районның ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Ильмир Гарипов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова аларга бала өчен махсус утыргыч тапшырдылар.
Ильмир Гарипов күп балалы гаиләне кызлары тууы белән котлап, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балаларның имгәнүенә һәм үлеменә юл куймауда балалар утыргычы иң мөһим әйбер булып тора дип белдерде. Лилия Илдар кызы, үз чиратында, һәркем дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен иде дигән теләген белдерде, агымдагы елның гыйнварында Татарстанда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә өч бала үлүе турында искә төшерде.
Калиновлар бүләккә ихластан сөенделәр – балалы гаиләгә махсус утыргычның һәрвакытта кирәге чыгачак, чөнки сеңелләре Верониканы өйдә Николай, Наталья, Дарья һәм Татьяна түземсезләнеп көткәннәр, олы улларына бары тик 10 яшь.
Гаилә башлыгы Сергей Иванович механика заводында эшли, аның шоферлык стажы 20 елдан күбрәк. Күп балалы ана Ирина Евгеньевна – педагог. Сүз уңаеннан, Сергейның әтисе Иван Иванович үз гомерендә берничә буын шоферлар укытып чыгарган.
– Мондый тату гаиләдә тагын бер сабый тууына чын күңелдән шатланабыз, – диде Тәтеш үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йорты мөдире Татьяна Гайнуллина, Калиновларга сәламәтлек, җитешлек теләп. – Тагын килегез, көтәбез.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның – алгы утыргычында, 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта утыртып йөрү, аларның авырлыгына һәм буй озынлыгына туры китерелгән махсус утыргыч кулланылырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычка утыртып йөргән вакытта да махсус утыргычны куллану катгый рәвештә киңәш ителә. 12 яшьтән узган балалар иминлек каешын эләктерергә тиешләр.
Нет комментариев