Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлый
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлый

28 июнь – Корбан бәйрәме.

(Тәтеш, 28 июнь, «Тәтеш таңнары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлый:
– Күп гасырлар буена яшәп килгән дини йолаларны саклау кешеләрне якынайтуга, шәф­катьлелеккә һәм үзара хөр­мәткә, яшь буынны әхла­кый һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбия­ләүгә хезмәт итә. Мөселман дине бары тик яхшылыкка гына өйрәтә, ә бу бәйрәм исламның гомумкешелек кыйммәтләренә чын күңелдән бирелгәнлеген күрсәтә, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. 
Корбан бәйрәме йортларга бәхет һәм шатлык, күңел җылылыгы китерсен, йөрәкләрне игелекле гамәлләр белән тулыландырсын!


Курбан-байрам

Нет комментариев