Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Талантлар бергә җыелганда

Тәтеш “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” ­республика конкурсының зональ этабында катнашучыларны кабул итте.

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Конкурс этабын уздырган көнне район мәдәният йор­тында бәйрәм мохите хөкем сөрде. 

Фойеда бәйгечеләр, көч биреп торучы төркемнәр һәм тамашачылар өчен сәнгать мәктәпләре педагоглары тарафыннан күз явын алырлык күргәзмә бизәлгән иде. Кунакларны “Авсень” балалар фольк­лор ансамбле, Константин Лебедев җитәкчелегендә­ге гражданнарны яклау көллиятенең халык уен кораллары оркестры, районның “Ак калфак” иҗтимагый ­оешмасы активистлары һәм аның җи­тәкчесе Рима ­Сафиуллова, шулай ук районыбыздагы төп милләтләрнең милли ки­ем­нәрен кигән мәдәният хез­мәткәрләре каршылады.

 Аерым бер хис-кичерешләр дулкынын барысы да тойды, чарага республиканың Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Кайбыч районнарыннан күп кырлы һәм гаҗәеп күренекле шәхесләр җыелды. Безнең районны төрле номинацияләрдә алты катнашучы тәкъдим итте. 

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, “Татарстан хатын-кызлары” Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева:
– “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсы – республикада күптәннән килә торган киң танылу алган бәйгеләрнең берсе. Һәм һәрбер тапкырында ул республикабызның горурлыгы булган гаҗәеп хатын-кызлар белән очрашуны һәм танышуны бүләк итә, алар үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен дә, гаилә мәшәкатьләрен дә шулкадәрле талантлы берләштерәләр, иҗатта да үзләрен бар яктан уңган итеп күрсәтәләр. Агымдагы ел – махсус хәрби операция елы. Бу шулай ук безнең бәйгегә дә тәэсир итә. Узган турлар дәвамында без хатын-кызларның, ирләре, уллары, хәзер алар хәрби махсус операциядә катнашалар, башкарган эшләрне ничек итеп үз өсләренә алып, фермер хуҗалыкларына да үзләре җитәкчелек итүен, кайчагында гаилә башлыгы урынында булуларын күрдек. Алар эшләрен дәвам итеп кенә калмыйча, әле тагын, үткән еллардагы кебек, әбиләребезнең йолаларын саклап, кичләрен җыелалар да яңа көч белән оекбашлар бәйлиләр, җылы киемнәр тегәләр, яшеренү челтәрләре үрәләр, сугышчыларга авыр фронт юлларында җылы булсын өчен барысын да эшлиләр. 

Зилә Вәлиева, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтеп, район башлыгы Рәмис Сафиулловка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. 
Рәмис Хатыйп улы сәламләү сүзендә талантлы, үзләренең хезмәт сыйфатларын уңышлы тормышка ашыручылар, иҗади потенциал һәм гражданлык инициативасында катнашучы актив кешеләр арасында мондый конкурс уздыру – бу шулай ук кыюлык һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм, дип билгеләп үтте.   

Гадел жюрига номинация­ләрдә яхшылардан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмагандыр. Бәйгечеләрнең барлык чыгышлары һәм тәкъдим итүләре бер-берсе белән кабатланмады, сокландыргыч булды, һәркем кыс­ка вакыт эчендә үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә тырышты. Һәм җиңүгә омтылган һәрбер бәйгече соклану өчен үрнәк булып торды. 

– Бу бит аларның бар тормышы! – дип пышылдады тама­шачыларның берсе, сәх­нәдә барган күренешләрне хозурланып ­караганда. 

Тәтешлеләр үзләренең талантларын күрсәтә, тор­мыш­ның төрле өлкәләрендә барлыкка килгән үзләренең үзен­чәлек­ле якларын дәлилли ­алдылар.

“Авангард” авыл хуҗалыгы пред­­приятиесе сыер савучысы Еле­на Зубова – “Минем һөнә­рем – минем язмышым” номинациясендә, педагог Гөл­фия Хөснетдинова “Хатын-кыз – ел үрнәге”  но­ми­на­ция­сендә зональ тур җиңү­че­­ләре булдылар. “Ир-ат – лидер” номинациясендә – балалар сән­гать мәктәбе директоры Сергей Арцыбашев, эшкуар Володар Тимофеев “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинациясендә җиңү яулады. 
Зональ турда җиңүчеләргә алда республика конкурсының финал турында катнашу һәм үз номинацияләрендә иң яхшылар исеме өчен көрәшергә кирәк ­булачак.

Исегезгә төшерәбез: узган елгы конкурста “Хатын-кыз – бизнес-ле­ди” номинациясендә тәтешле Рәм­зия Рәфыйкова җиңү яулаган иде.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев