Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә
Көн темасы

Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә

Яшен вакытында җил көчәергә, аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

(Тәтеш, 12 июль, “Тәтеш таңнары”). 12 июльдә Татарстанда яңадан кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Яшен вакытында җил көчәергә, аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 20 июльгә кадәр Татарстанда уртача температура климатик нормадан 1 градуска артып китәр дип көтелә: Казанда - +21, республика буенча - +20,2 градуска.


Нет комментариев