“Тәтеш таңнары”н көтеп алалар
Көн темасы

“Тәтеш таңнары”н көтеп алалар

Районыбыз кешеләре “Тәтеш таңнары” газетасы турындагы фикерләрен безнең белән дә уртаклаштылар.

Чулпан Нигъмәтуллина,  Алабирде авылы Чулпан Нигъмәтуллина, Алабирде авылы:

– Әти-әнием район газетасына гел язылып барды, мин дә кечкенәдән “Тәтеш таңнары”н укып үстем. Дөрес, ул чакта әле ул “Авангард” исеме белән чыга иде. Мәктәп елларында укучыларның язмалары басылып чыгу бездә аеруча кызыксыну уятты. Училищены тәмамлап, эшли башлаганнан бирле район газетасын даими алдырам. “Тәтеш таңнары”ның эчтәлеге, район яңалыкларын яктыртуы һәм бизәлеше ошый.

Китапханәдә ун ел эшләү дәверендә матбугат белән тыгыз бәйләнештәмен. Интернет күп мәгълүмат бирсә дә, район газетасын укуның үз рәхәте бар. Мәктәпләр, китапханәләр эшчәнлеге, авыл уңганнары, тырыш хезмәткәрләр, җирлек тормышы, төрле чаралар турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм. Иҗади сәхифәдә хикәяләр, очерклар һәм шаян язмалар күбрәк басылса, газетабыз тагын да күңелгә хуш килер иде. 

Алия Хөснетдинова, Кече Тормы авылы Алия Хөснетдинова, Кече Тормы авылы:

–    Мин гомер буе ту­ган авылымда яшим һәм моның белән үземне бәхетле дип саныйм. Хезмәт юлымны төрле эшләрдә башлап, соңрак 13 ел авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Шушы еллар дәвамында район газетасыннан беркайчан да аерылганым булмады. “Тәтеш таңнары”н бик яратып укыйм. Кыз чагымда газетаны әти-әнием яздырса, кияүгә чыгып, үз гаиләмне коргач, ирем Ильяс белән үзебез алдыра башладык. Ул да район газетасын бик яратып укый иде. Аның вафатына инде сигез ел вакыт узды.

Исәпләп карадым әле: “Тәтеш таңнары” белән дуслыгыма 35 елдан артып киткән икән! Газетаны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Матбугат вакытында китерелә, өйләргә таратыла. Улым Илнур да туган авылыбызда калды, “Новая Заря” хуҗалыгында терлекчелектә хезмәт куя. Ул да район газетасын яратып укый. “Тәтеш таңнары”ндагы язмалар бик эчтәлекле, мәгънәле. Укыган саен тагын да күбрәк укыйсы килә. Безнең өчен район газетасы – җирле тормышның көзгесе, район яңалыкларын җиткереп, халыкны берләштереп торучы кадерле басма.

Люция Хәлиуллова,  Сөендек авылы Люция Хәлиуллова, Сөендек авылы:

– Мин “Тәтеш таңнары” газетасын 1996 елдан бирле алдырам. Мәдәният йорты мөдире булып эшләгән елларда үзем дә авылыбыздагы яңалыкларны район газетасына язып җибәрә идем. Мәкаләләрем шактый еш ­басылып чыкты. Авылдашларым, аларның хез­мәте, шөгыльләре, уңган хуҗаларның матур бакчалары турында язарга яраттым. Ветераннарыбыз, авылыбызның тырыш, булдыклы хезмәт кешеләре хакында да мәкаләләр әзерләдем. Алар язмаларны укыгач, рәхмәтләрен җиткерә иделәр.

Бу минем өчен зур сөенеч булды. Үзем турында да район газетасы битләрендә байтак мәкалә басылды. Аларны оныкларыма күрсәтермен, үземә истәлек итеп саклармын дип, җыеп бардым. Гомумән, “Тәтеш таңнары” миңа бик ошый. 

Газета битләрендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә файдалы мәгълүматлар күбрәк булсын иде. Дин, бакчачылык, хуҗабикәләргә киңәшләр, табибларның файдалы тәкъдимнәре белән бәйле язмалар кызыксындыра. Райондашларыбызның шактые яңалыкларны нәкъ менә район газетасы аша белә. Чөнки өлкәннәрнең барысы да Интернет белән куллана белми. Андагы мәгълүматлар бүген бар, иртәгә инде табылмас­ка да мөмкин. Ә газетаны саклап куеп, кирәк чакта кабат укырга була. Шуңа күрә, “Тәтеш таңнары” газетасы өйләргә килеп торсын, үз укучыларына һәрчак якын, кирәкле һәм кадерле ­басма булып калсын иде.


Нет комментариев