Чирне дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк, хәтта югары технологияле медицина кулланылса да. Мобиль поликлиникаларның максаты – авылда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү.
(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары”). “Сәламәтлек” һәм “Демография” илкүләм проектларын тормышка ашыру кысаларында мобиль поликлиника эшләвен дәвам итә, анда Казанның 7нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе белгечләре кабул итә.
Чирне дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк, хәтта югары технологияле медицина
кулланылса да. Мобиль поликлиникаларның максаты – авылда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү.
Олы Шәмәк авылы агымдагы елда мобиль комплекс урнашкан беренче торак пункт булды. Олы һәм Кече Шәмәк, Олы һәм Кече Бисәр, Алабирде, Зур һәм Кече Әтрәч, Олы һәм Кече Тормы, Байраш һәм башка торак пунктлардагы өлкән буын кешеләре башкала табибларына кабул итүгә эләгергә ашыкты.
– Кабул итүгә авыл җирлеге башлыгы алып килде. Монда, якында гына Казан табибларыннан консультация алуы һәм ерак барырга кирәк булмавы әйбәт. Чиратта көтеп торырга туры килмәде, сәламәтлегем белән барысы да яхшы диделәр, – дип уртаклашты Байрашта яшәүче Зөфәр Загриев.
Кече Тормыдан Гөлфинур Салихованы кабул итүгә улы алып килгән.
– Мине бик әйбәт кабул иттеләр. Безгә, өлкәннәргә, еракка барып йөрүе кыен, ә Олы Шәмәккә кадәр баруы Тәтешкә һәм Казанга караганда якынрак. Мине офтальмолог һәм кардиолог тикшерде, дәвалану билгеләделәр, – диде ул.
Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, мобиль поликлиниканың пациентлары – 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Алар белгечләр янына кабул итүгә, кагыйдә буларак, табиб юлламасы буенча киләләр.
“Демография” илкүләм проектын, “Өлкән буын” региональ проектын гамәлгә ашыру максатларында, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация узу өчен мобиль поликлиникага халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре алып килә.
– 15 мартка 600дән артык консультация үткәрелде, аның нәтиҗәсендә – 58 кеше өстәмә тикшерүгә, 2 кеше 7нче санлы шәһәр хастаханәсенә җибәрелде, – дип хәбәр итте
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илья Савельев.
Мобиль поликлиника агымдагы атнада Бакырчы авылында эшләячәк, белгечләргә кабул итүгә участок терапевтлары, гомумтәҗрибә табиблары һәм ФАП фельдшерлары аркылы язылырга мөмкин.
Нет комментариев