Владимир Мельников "СтройИнвест" ПМК"да шофер булып эшли. Ул 41 елдан бирле руль артында.
Районыбызның Салмановка егете кем булырга дип баш ватып тормаган, туган авылында гомере буе тракторчы булып эшләгән әтисеннән үрнәк алган, аның белән горурланган. Кыскасы, балачактан техникага тартылган.
Армиядә хезмәт итеп кайткач, Владимир асфалть заводына шофер булып урнаша. Шуннан соң "Дорспецстрой" юл-төзелеш трестында эшли, соңгы 13 елда - "СтройИнвест" ПМК" ҖЧҖда ЗИЛ руле артында. Коллективта абруе зур. "Төгәл, намуслы, ышанычлы, ачык йөзле", - диләр аның хакында төзүчеләр.
Әлеге тыйнак ир үзе хакында сөйләргә яратмый. Әмма туганнары һәм якыннары аны бер дигән гаилә башлыгы, ике кызының кайгыртучан әтисе һәм өч оныгының яраткан бабасы буларак беләләр. Быел алар хатыны Людмила белән бергә яши башлауларының 33 еллыгын билгеләп үткәннәр.
Әгәр Владимир Николаевичтан хезмәтегезне яратасызмы дип сорасаң, ул уйлап та тормастан, "Әйе!" диячәк.
Киләчәккә гаять зур планнар кормый. Ә минем соравыма, тартынып кына болай дип җавап бирде: "Ел ярымнан инде пенсиягә, аннары күз күрер. Оныклар үсә бит!"
Зур стажлы шоферның хезмәтенә күрә хөрмәте дә шактый булган. Һөнәри бәйрәме көнендә дә аның бик күп котлаулар һәм җылы теләкләр ишетәчәгенә шикләнмим. Һәм, гадәттәгечә әйтсәк: "Юлыгызда һәрвакыт яшел ут кына янсын".
Нет комментариев