Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын котлый:
– Россия флагы – ул дәүләтебезнең куәтен һәм бөеклеген гәүдәләндерүче символ. Шуңа да аның өч төсе сафлыкны, тугрылыкны һәм батырлыкны аңлата. Без Туган илебезнең традицияләрен изге сакларга, аның бай тарихы белән горурланырга тиеш. Флагка хөрмәт – ул үз тарихыңа, мәдәниятеңә һәм традицияләреңә ихтирам, көчле һәм бәйсез ил билгесе.
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә без Россиянең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән, аның чәчәк атуына үз өлешен керткән барлык кешеләрне горурлык белән искә алабыз. Бүгенге көндә илебезнең мәнфәгатьләрен һәм киләчәген махсус хәрби операция зонасында яклаучыларга аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.
Тынычлык, иминлек, яңа уңышлар һәм Тәтеш районының, Татарстанның, Россиянең данын арттыру юлында зур казанышлар телим! Безнең өч төстәге байрагыбыз һәрвакытта көчле ил өстендә горур җилфердәсен, ә йөрәкләребездә Туган илебез өчен горурлык хисе яшәсен!
Нет комментариев