Автомобильләр хәрби подразделениеләргә юл тотты
Җәмгыять

Автомобильләр хәрби подразделениеләргә юл тотты

Тәтеш аграрийлары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чираттагы гума­нитар ярдәмне тапшырды.

Соңгы вакытта гына да бу инде машиналарны өченче тапкыр җибәрү. Моннан тыш, берникадәр алданрак  чистарту суы һәм күп күләмдә төзелеш материаллары озатылган иде. 
Районыбыз аграрийлары махсус хәрби операция зонасында хәрби йөкләмәләрне үтәүче сугышчыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көче белән тупланган чираттагы гуманитар йөк алгы сызыкка озатылды. Хәрбиләр кирәкле техникаларны: тактик бурычларны үтәү өчен югары үтүчәнлекле бер УАЗ автомобилен һәм ике “Шевроле Нива” машинасын якын ­араларда ­алачак.
Гуманитар йөкне “Төньяк” гаскәрләре төркемнең 67нче мотоукчылар дивизиясенең 122нче мотоукчылар полкының матди тәэмин итү ротасы командиры вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Чулов кабул итте. Безнең хәбәрчеләр белән әңгәмә барышында өлкән лейтенант Белгород өлкәсеннән килүен әйтте.

– Безнең төп бурыч – алгы сызыкта урнашкан подраз­деление­ләрне өзеклексез тәэмин итүне оештыру. Тәтеш районына без беренче тапкыр килдек. Безнең мон­дагы бурычыбыз – җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре без­нең хәрбиләр өчен тапшырган техниканы кабул итеп алу. Без өч автомобиль кабул иттек. ­Башта аларны база районына илтә­чәк­без, ә аннан иң зур ихтыяҗ бул­­ган подразделениеләргә билге­ләячәкләр. Чыннан да, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында мондый техника бик кирәк. Зур автомобильләрнең ут сызыгына чыгуы куркыныч, чөнки аларның юк ителү ихтималы зур. Шуңа күрә кирәкле барлык әйберләрне без кечкенә транспортлар: җиңел машиналар белән ташыйбыз. Мондый машиналарның төп өстенлеге – алар гражданлык транспорты һәм тышкы кыяфәте белән гадәти машиналардан аерылмый. Шуңа күрә аларның дошманга сизелмичә калу һәм алгы сызыкка барып җитү мөмкинлеге күбрәк.
Гомумән гуманитар ярдәм турында сөйләгәндә, бездә азык-төлек һәм кирәкле кием-салымнар бар, аларны безгә еш җибәрәләр. Ә менә егетләрнең иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен иң кирәклесе, әлбәттә, транспорт һәм яшеренү челтәрләре. Дошман барысын да күрә, шуңа күрә дөрес һәм сыйфатлы яшеренү бик зур әһәмияткә ия.
Үземнән һәм полкыбызның барлык шәхси составы исеменнән район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиулловка, районның авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә тапшы­рылган автомобильләр өчен рәхмәт белдерәсе килә. Бу ярдәм алгы сызыктагы хәрбиләрне азык-төлек һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итүне шактый җиңеләйтә, йөкләмәләрне уңышлы үтәүгә турыдан-туры йогынты ясый һәм безнең Җиңүне якынайта. Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак! – диде Тәтеш аграрийларыннан гуманитар йөкне рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алган сугышчы.


Россия хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәткән 
авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре:

  • Ранис Мәүлиханов (“Колос” агрофирмасы һәм “Бакырчы агрофирмасы), 
  • Эльмер Сафиуллов (“Р. Г. Сафиуллова” КФХ) 
  • Айрат Халитов (“Татарстан” агрофирмасы),
  • Радик Нургалиев (“Нур” агрофирмасы), 
  •  Алмаз Вәлиев (“А. Р. Вәлиев” КФХ),  
  • Сергей Полянских (“Агро-Союз”),  
  • Виктор Абрамов (“Авангард”),  
  • Илья Казаков (“И. С. Казаков” КФХ), 
  • Рөстәм Сабиров (“Содружество”), 
  • Алексей Ахтонов (“Маяк”),  
  • Илһам Хисамов (“Новая Заря”), 
  • Илсур Мөхәммәтҗанов (“Родина” агрофирмасы),  
  • Илмаз Заһидуллин (“И. Р. Заһидуллин” КФХ),  
  • Илдус Вәлиев (“И. И. Вәлиев” КФХ), 
  • Фәргать Хәйруллов (“Агроил”).
  •  
  • Фото: Энҗе Газизова
     

Нет комментариев