Кош гриппы – кошларга зыян китерүче, югары дәрәҗәдәге йогышлы вируслы инфекция. Аерым очракларда ул кешегә дә йогарга мөмкин.
Әлеге авыру аеруча куркыныч инфекцияләр төркеменә керә. Ул кошчылык хуҗалыкларына зур икътисади зыян китерергә һәм кешеләр сәламәтлегенә потенциаль куркыныч тудырырга мөмкин.
Кош гриппы вирусының төп чыганагы – кыргый су кошлары. Шуңа күрә ул шәхси хуҗалыкларда асралган кошлар өчен дә җитди куркыныч барлыкка китерә. Инфекция зарарланган азык, су, эш кораллары һәм башка әйберләр аша таралырга мөмкин. Авыру бик тиз таралып, хуҗалыктагы барлык кошларның үлүенә китерергә мөмкин.
Йорт кошларында авыруның түбәндәге билгеләре күзәтелергә мөмкин: йомырка салуның кискен кимүе; хәлсезлек, кикрикләрнең зәңгәрләнүе; сулыш алу кыенлашу, гырылдау, эч китү; хәрәкәт итү бозылу. Әлеге билгеләрнең берәрсе генә күзәтелсә дә, авыру кошны кичекмәстән аерып куярга кирәк.
Хуҗалыкта иминлекне тәэмин итү өчен район ветеринария хезмәте йорт кошлары хуҗаларына түбәндәге киңәшләрне бирә: кошларны кыргый күчмә кошлар яши торган урыннарда – елга, күл һәм башка сулыклар тирәсендә йөртүне тулысынча чикләргә; кошлар асрала торган урыннар өстенә сеткадан ясалган ышыклау корылмалары һәм коймалар урнаштырырга; кош абзарына керү урынына дезинфекция өчен махсус келәмнәр куярга; диварларны даими рәвештә хлорлы известь белән агартырга, идәннәрне “Белизна” эремәсе белән эшкәртергә; тизәк һәм аслыкны яндырырга яки биотермик ысул белән зарарсызландырырга; ветеринария документлары булмаган тере кошларны сатып алмаска; хәлсезләнгән һәм авыру билгеләре булган кыргый кошлар белән бәйләнешкә кермәскә; кош итен бары тик яхшы итеп эшкәрткәннән соң гына кулланырга, йомырканы чи килеш эчмәскә кирәк. Истә тотыгыз: кимерүчеләр дә шулай ук вирус таратырга мөмкиннәр. Шуңа күрә аларга каршы көрәшү дә кош гриппын профилактикалауның мөһим өлеше булып тора.
– Хөрмәтле кош-корт хуҗалары! Әлеге киңәшләрне үтәп, сез үзегезне, йорт хайваннарыгызны һәм кошларыгызны аеруча куркыныч авырулардан саклап кала аласыз. Райондагы эпизоотик иминлек күп очракта сезнең уяулыкка һәм җаваплылыкка бәйле. Район дәүләт ветеринария оешмасы телефоннары: 2-81-13; 2-87-74; 2-88-31, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә ветеринария белгечләре.
Фото: ИИ
Нет комментариев