Олы Тарханда яшәүче Ситровлар “Авангард” газетасын 2027 елның беренче яртыеллыгына Тәтеш районында беренчеләрдән булып рәсмиләштерде.
– Район газетасын кырык биш еллап алдырабыз инде. Без өйләнешкәнгә быел кырык алты ел була, шул гомердән бирле бер дә калмый язылабыз. Бәясе арта дип тормыйбыз, чөнки заманасы шундый, бөтен нәрсәгә хаклар үзгәреп тора. Алты айга бүлеп исәпләсәң, бер дә кыйммәт түгел, дип саныйм.
Газетада барлык язмалар да ошый. Авыл хуҗалыгы турында күбрәк язсагыз иде. Газета килгәч, иң башта беренче битне һәм аграр тармак үсеше турындагы язмаларны укыйбыз. Игенчелек, сөтчелек, терлекчелек хакында күбрәк беләсе килә. Без, авыл кешеләрен, күпме җир сөрелгән, чәчелгән, урылган, иген уңышы күпме алынуы аеруча да кызыксындыра, – диде әңгәмә барышында Камил Ситров, газетаның бай эчтәлекле булуы белән аерылып торуын билгеләп үтеп.
Аның әйтүенчә, спорт чаралары, төрле өлкәләрдә зур казанышларга ирешүче хезмәт кешеләре хакындагы мәкаләләр дә аларның күңеленә хуш килә икән.

Камил Ситров Тәтеш урман хуҗалыгының Олы Тархан участок урманчысы булып озак еллар эшләгән. Ир-ат үзенең хезмәт кенәгәсендә нибары бер генә язу барлыгын әйтте.
– 1979 елда техникум тәмамлап кайттым һәм эшкә урнаштым. Пенсиягә чыкканчы бер урында гына хезмәт куйдым, – диде Камил абый.
Миңсылу Ситрова да туган җирендә фидакарь хезмәт куйган. Ул дүрт ел – урман хуҗалыгында, ә аннары утыз ел Олы Тархан авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшләгән.
Бүгенге көндә ирле-хатынлы Ситровлар инде пенсиядә, шулай да эшсез утырмыйлар.
– Хәзер инде без өйдә генә, шулай да тик тормыйбыз. Бакчабыз, тавыклар, каз-үрдәкләр бар. Олы терлекләр асрамыйбыз инде, яшебез бара, – диләр Ситровлар. – Атна саен район газетасын түземсезләнеп көтеп алабыз. Тәтештә һәм район авылларында барган төзелешләр, төрле хәбәрләр һәм яңалыкларны укып, белеп торабыз. Икебез дә газетаны яратып укыйбыз. Шуңа күрә киләсе ел өчен дә язылып куйдык. Исән булганда, мөмкинлек булганда, аны киләчәктә дә яздырачакбыз, – диделәр Миңсылу һәм Камил Ситровлар.
Нет комментариев