8 сентябрь – Финанс хезмәткәре көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы финанс системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Бүгенге көндә районыбызның җитешлеге үзвакытында һәм тиешенчә финанслауга бәйле. Финанс ресурсларын дөрес билгеләү предприятие һәм оешмаларның, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең хезмәтен дөрес оештырырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз финанс агымнарының үз вакытында хәрәкәт итүен һәм грамоталы бюджетара мөнәсәбәтләрне тәэмин итә.
Финанс тармагы ветераннарына югары профессиональлекләре, җаваплы карашлары, мөһим тәҗрибәләре һәм яшь хезмәткәрләргә биргән белемнәре өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри эшчәнлектә уңышлар телим! Тынычлык, бәхет һәм җитешлек юлдаш булсын!
Нет комментариев