Электр приборларына игътибарлы булыгыз
Җәмгыять

Электр приборларына игътибарлы булыгыз

Көзге-кышкы айлар башлану белән торак секторда янгыннар саны кискен арта. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белдерүенчә, көнкүрештәге электр җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу янгыннарның иң киң таралган сәбәпчесе булып тора.

– Бәла-каза килеп чыкмасын өчен, файдалануның төп кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Электр приборыннан файдаланганчы, андагы таләпләрне бозмас өчен, аны куллану буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә кирәк. Электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм штепсель вилкаларының төзеклеген системалы рәвештә тикшерергә кирәк.

Электр җылыткычларны төнгә кабызып калдырырга, шулай ук аларны киптерү өчен кулланырга ярамый. Электр җылыткычны идәндә, чаршаулардан һәм җиһаздан куркынычсыз ераклыкта урнаштыру зарур. Һава температурасының тискәре билгеләре барлыкка килү белән челтәргә тоташтырылган электр җылыту приборларының исәбе арта, димәк, электр челтәрендәге йөкләнеш тә. Кайбер очракларда табигый искерү нәтиҗәсендә, артык йөкләнеш белән озак вакыт файдалану аркасында, изоляциянең тишелүе һәм электр үткәргечнең кыска ялганышы килеп чыга, бу янгын чыгуга китерә, – дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов.

Килеп туган хәлне исәпкә алып, янгыннан саклау хезмәткәрләре янгын чыгуга һәм алар аркасында кешеләрнең һәлак булуына китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрә. Бу очракта социаль төркемнәргә – балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга басым ясала.

Электр приборлар. Фото: фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Эчке эшләр, халыкны социаль яклау органнары, җирле үзидарә органнары һәм Бөтенроссия янгын сүндерүчеләр иреклеләр җәмгыяте белән берлектә көзге-кышкы янгын куркынычы айларында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында халыкны өйрәтү һәм мәгълүмат бирү буенча комплекслы чаралар үткәрелә.

– Янгын чыккан очракта бу хакта кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез. Адрес, ничәнче кат, нәрсә януы, шулай ук исемегезне һәм фамилиягезне әйтергә онытмагыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклагыз, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.


Нет комментариев