Чарада Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Россия Герое Александр Лапин һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Визитның рәсми өлеше алдыннан кунаклар модель китапханәне карадылар. Учреждение 2023 елның октябрендә «Мәдәният» илкүләм проекты составына керүче «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә ачылды.
Башкарылган эшләр турындагы доклад белән Келәш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов чыгыш ясады. Ул гражданнарга үзара салым программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде — нәкъ менә шушы акчалар ярдәмендә кече торак пунктларда юллар төзелә һәм территорияләр төзекләндерелә. Александр Лапин җирле халык белән очрашты һәм үзенең хәрби хезмәт юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Җыелышның икенче яртысында авыл халкы мәртәбәле кунакларга сорауларын турыдан-туры бирә алды.
Нет комментариев