Җәмгыять

Татарстанда яшьләр грантлар ота алалар

Татарстанда яшьләр үз инициативаларын үстерергә, грант ярдәме алырга, һөнәри тәҗрибә тупларга һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә торган федераль проектларда катнаша ала. «Большая перемена», «Я в Агро», «КАРДО», «Твой Ход», «Быть, а не казаться», «Росмолодёжь.Гранты» һәм башка бәйгеләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты – балага беренче адым ясарга, ә яшьләргә үз идеяләрен эшкә ашырырга булыша торган төгәл ярдәм. Мәктәп укучыларының, студентларның, яшь белгечләрнең үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карау һәм үзе үсәргә теләгән юнәлешне табу мөмкинлеге булу бик мөһим. Яшьләр сәясәте нәкъ шушының өчен эшләргә тиеш», – диде республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Татарстан яшьләре өчен якындагы мөмкинлекләрнең берсе – «Росмолодёжь.Гранты» бәйгесенең икенче сезоны. Гаризалар 15 сентябрьгә тикле кабул ителә. Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Грантның максималь суммасы – 1 млн сум.

18 номинациянең берсе буенча бер проект тәкъдим итеп була: кече территорияләрне үстерү, волонтерлык һәм яшьләр медиасы, фән һәм технологияләр, спорт, иҗат, туризм һәм гаилә проектлары.

Гаризаларны әзерләгәндә методик материаллар һәм мәгариф ярдәме кулланырга була. Татарстанда бәйге экспертлары командасы да эшли, алар катнашучыларга таләпләрне аңларга һәм проектны эшләп бетерергә булыша. Гариза әзерләүдә ярдәмне, шулай ук килеп чыккан сорауларга җавапны «Юлдаш» ИИ-бот аша да алып була – аны «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» оешмасы әзерләгән.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты проектларында катнашу мәктәп укучыларына, студентларга һәм яшь белгечләргә үз идеяләрен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә, аларны тормышка ашыру өчен ярдәм алырга, укуда, эштә һәм киләчәктә һөнәри эшчәнлектә ярдәм итәчәк тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә.

 


Нет комментариев