Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Хәрби дан көне уңаеннан Тәтеш районы халкына мөрәҗәгать итә:
– Курск сугышы Бөек Ватан сугышы барышында, шулай ук Икенче бөтендөнья сугышында һәм фашистик Германияне тар-мар итүдә тамырдан борылыш ясаган. Үзенең колачы, коточкыч булуы, хәрби техника белән тәэмин ителешенең күләме һәм анда катнашкан гаскәрләрнең саны ягыннан Курск сугышының хәрби тарихта үзенә тиңе булмаган. Бу бәрелештә катнашучыларның, алар арасында Тәтеш районы кешеләре дә бар, батырлыгы халкыбызның сынмас кыюлыгы, ныклыгы һәм тиңдәшсез рух көче символына әверелде.
Бүгенге көндә без сугыш геройларын чиксез рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Күпме еллар узса да, безгә тынычлык бүләк иткән кешеләр алдында без баш иябез, бабаларыбыз һәм карт бабаларыбыз белән горурланабыз.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Тәтеш районының барлык халкына чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, тыныч күк йөзе телим.
Нет комментариев