Акциядә катнашып, сез кешеләргә район һәм республикада барган вакыйгаларны белеп тору, аларның тормышын кызыклырак итү мөмкинлеге бүләк итәчәксез.
(Тәтеш, 12 ноябрь, Тәтеш таңнары). “Тәтеш таңнары”на подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә.
Тәтешлеләр акциядә ел саен катнашалар, моның ярдәмендә өлкән һәм ялгыз кешеләрнең, күп балалы гаиләләрнең район гәҗитен уку мөмкинлеге туа. Безнең һәркайсыбыз игелекле гамәл башкара – гәҗитне аерым бер сәбәпләр аркасында яздырырга хәленнән килмәүчеләргә шатлык-сөенеч өсти ала. Акциядә катнашып, сез кешеләргә район һәм республикада барган вакыйгаларны белеп тору, аларның тормышын кызыклырак итү мөмкинлеге бүләк итәчәксез.
Бүләкләр уйнату
Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм бүләкләр (рәсемдә) ота ала.
2019 елның I ярты еллыгына (6 айга) яздырган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 15 декабренә кадәр редакциягә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).
Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитләрен яздырган өчәр кеше) 2019 елның 22 гыйнварында квитанцияләрне уйнату барышында билгеләнәчәк.
Редакциядә аларга призлар тапшырылачак.
Нет комментариев