Агымдагы елда Тәтеш районында 12 караклык очрагы теркәлгән.
(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таннары"). Ышанычлы тәтешлеләр 2021 ел башыннан алып алдакчыларга 450 мең сумга якын акча “биргәннәр”.
Агымдагы елда Тәтеш районында 12 караклык очрагы теркәлгән.
Күптән түгел без гәҗитебездә алдакчыларга алданмаган сизгер өлкән яшьтәге ханым турында язган идек.
Тик Тәтештә яшәүче икенче бер хатын-кыз Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә алдакчылык юлы белән акча урлау факты буенча өченче тапкыр мөрәҗәгать итә.
– Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәр тапкырында да гражданка Ю. (үзгәртелде)шикле сайтларда, яки җиңел акча эшләү яки зур ташламалар буенча килешүләр төзи, – дип аңлаттылар безгә бу хәлне полиция хезмәткәрләре. Әйтик, аңа агымдагы елның 24 июнендә билгесез ханым шалтырата һәм үзен кредит оешмасы хезмәткәре дип таныштыра һәм алга таба процентлар алу максатыннан, шәхси акча кертү юлы белән сәүдә килешүләренә акча кертергә тәкъдим итә. Мөрәҗәгать итүче монарга риза була һәм банктан телефон номерына 14 мең сум акча һәм башка банк картасыннан тагын дүрт мең сум акча күчерә. Ике көн дәвамында билгесез затлар онлайн кушымта буенча килешүләр үткәрәләр, актив язышалар, шуннан соң караклар элемтәгә чыкмый башлыйлар.
Нәтиҗәдә, хатын 18 мең сум акчасын югалта.
Кызганычка каршы, танышлар алдаган очраклар да була.
Шулай итеп, июнь азагында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә безнең район авылларының берсендә яшәүче 34 яшьлек ир-атның гаризасы теркәлгән. Авыл кешесенең банк картасыннан 40 мең сумнан артык акчасын урлаганнар.
– Тикшерү барышында әлеге авыл кешесенең танышы – ТРның Арча районында яшәүченең “Мобиль банк” кушымтасыннан файдаланып, агымдагы елның 4 июненнән 14 июненә кадәр берничә тапкыр башка счетларга 45800 сум акча күчерүе ачыкланды, – дип хәбәр иттеләр полициядән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре профилактик эш алып баралар, җинаятьчеләрне эзлиләр. Тик җинаять кылына торган урыннарның ераклыгы аларның ачылуын катлауландыра (исегезгә төшерәбез, 2020 елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә Архангельски өлкәсендә яшәүчеләр тарафыннан кылынган алдакчылык сериясе ачылган иде. Шулай ук эзләү Пермь краенда, Мәскәүдә, Оренбургта да үткәрелгән). Алдакчыларның хәйләләренә эләкмәс өчен һәркайсыбызга уяу булырга һәм аңлаешсыз хәл килеп туган очракта банкта үз картагызны блокировкаларга һәм шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Хөрмәтле гәҗит укучыларыбыз, зинһар өчен, бу киңәшләрне истә тотыгыз һәм үтәгез: таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерегез; таныш булмаган кешеләргә үзегезнең банк карталары һәм счетларыгыз турында мәгълүмат җиткермәгез; алдакчылар әйткәнне эшләмәгез, таныш булмаган счетларга акча күчермәгез.
Нет комментариев