Реклама
Көн темасы
Тәтешнең почта хезмәткәрләре елга йомгак ясадылар
Почта бүген нәрсәне күз алдында тота?
Без аны гади итеп почта хезмәте дип атап йөртәбез. Биредә тулы бер төркемдәге хезмәтләр күрсәтелә - хатлар, гәҗитләрне илтеп тапшыралар, посылкалар, акча җибәрәләр һәм кабул итәләр, пенсияләр һәм пособиеләр бирәләр, коммуналь түләүләр җыялар. Әлеге гадәтләнелгән күренешләрдән тыш, почта элемтәләрендә интернет-хезмәтләр, кәрәзле телефон, иминият компанияләре, тимер юл һәм авиабилетлар, көнкүреш кирәк-яраклары товарлары сатып алырга була. Тәтеш Кама Тамагы почтамтының почта китерү һәм эшкәртү цехы бердәм коллективында 19 почта элемтәсе бүлеге, 4 элемтә пункты, өч киоск һәм бер кибет эшли. Барлыгы 99 кеше.
Үзләренең көчләрен алар сыйфатка, хезмәтләрнең файдалана алырлык булуына, предприятиеләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыруга һәм хезмәтләрнең абруен үстерүгә юнәлтәләр. Хезмәтләр күләменең үсүе һәм узган елда керем артуның уңай динамикасы Россия Почтасы хезмәтләренә район халкының соравы тотрыклы булуын күрсәтә. Кешеләрнең бер-берләренә хат җибәрүләре сөендерә: үткән елда Тәтештән 63 мең данәгә якын хат корреспонденциясе озатылган, ә посылкаларны почта хезмәткәрләре 6 меңгә якын кабул иткәннәр һәм эшкәрткәннәр. Хатлар һәм посылкалар 210 тоннага "тарткан". Тәтешлеләрнең укырга яратулары тагын да зур шатлык. Хат ташучылар 762 мең 491 данә гәҗит-журналны тиешле хуҗаларына илтеп тапшырган.
- Быел да почта хезмәткәрләре үзләренең табышларын арттыруга юнәлтелделәр. Район гәҗитен яздыру буенча эшләр шулай ук мөһимнәрнең берсе, безнең икътисад аңа таяна да инде, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Кама Тамагы почтамты начальнигы Илнур Мингалиев. - Безнең төп бурыч - халык белән актив эшләү, ихтирамлы, кешеләрнең сорауларына игътибарлы булу.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев почта службасы хезмәткәрләренә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Районда, тулаем республикада үсешнең уңай булуы турында сөйләп, ул җәмгыятьнең җитешлеге һәрбер кешенең шәхси катнашына бәйле икәнлегенә басым ясады. Эшләп табу омтылышы хезмәт сыйфатын яхшырту теләге белән тәңгәл килергә тиеш. Район гәҗитенә подписка вакытында үткән елгы яхшы нәтиҗәләрне билгеләп үтеп, райбашкарма комитеты җитәкчесе тиражны хәзер дә киметмәскә чакырды: "Бер тигезлектә тотарга!"
Исегезгә төшерәбез: "Тәтеш таңнары"на ("Авангард") вакытыннан алда подписка бара. Ярты елга язылу бәясе - 620 сум 70 тиен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев