Тәтештә Татарстан Республикасындагы көчле көрәшчеләрне ачыкладылар
“Барс” спорт комплексында 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.
(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Барс” спорт комплексында 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.
Беренчелекне тантаналы ачуда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР спорт көрәше Федерациясе президенты, спорт мастеры Әгъзам Гобәйдуллин, ТР спорт көрәше Федерациясенең беренче вице-президенты Ленар Гаянов, Фламакс компаниясенең генераль директоры Фиргать Җиһаншин катнашты, алар көрәшчеләргә җиңү һәм көчле
булуларын теләделәр.
“Тәтеш – спорт шәһәре, Тәтеш районы – спорт районы!” – дип белдерде үзенең сәламләвендә Рәмис Хатыйп улы. “Тәтеш җире кунакчыллыгы һәм спорт традицияләре белән көчле, – диде Әгъзам Гобәйдуллин, ярышның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтеп. – Девиз бер – “Алга!” Көчлеләр җиңсен!”
Татарстан Республикасының 150гә якын көчле көрәшчесе медаль яулар өчен Тәтешкә җыелды. Нәтиҗәле алымнар, баш әйләндергеч кискен ыргылышлар, көрәштә оста итеп җиңү, тамашачыларның көчле хуплаулары – спорт келәмендә барган кызу көрәшләр мавыктыргыч, кызыктыргыч булды.
Бөтенроссия категориясендәге хөкемдарлар алымнарның техник һәм сыйфат ягын күзәтеп барды. Аларның төп бурычы Идел буе федераль округы беренчелегендә республикабызны тәкъдим итәчәк иң яхшы көрәшчеләрне ачыклау иде. 21 комплект бүләк яулап алынды. Тәтештәге спорт мәктәбенең ирекле көрәшчеләре физик һәм тактик әзерлекне югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Тәтеш спортчылары Замина Дугалева, Евгений Кулагин, Милена Нойкина, Ксения Семенова, Наталья Храменкова үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны алдылар. Александра Акатова, Валентина Лаврова, Анна Майорова, Тимерлан Мифтахов, Виктория Тайманова үзләренең бүләкләр тартмачыгын көмеш медальләр белән тулыландырдылар. Татьяна Акатова, Ирек Гыйззәтуллин, Татьяна Долгова, Маргарита Ежкова, Олег Кулагин, Демьян Макаров, Марсель Максимов, Дарья Мартынова, Виктория Хөсәенова бронза медальгә ия булдылар.
Җиңүчеләр – Беренчелекнең партнеры – Фламакс компаниясеннән кызыксындыру призлары алдылар.
“Безнең компания спортка җәлеп итү һәм яңа талантлар ачуның никадәрле мөһим булуын аңлый. Яшь спортчыларны вакытында хупларга, аларга алга таба үсеш алсынга ярдәм итәргә кирәк”, – диде Фламакс җитәкчесе Фиргать Җиһаншин.
“Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, Тәтеш автомәктәбе җитәкчесе Александр Колсанов һәм методист Олег Евсеев, эшкуарлар Илгиз Ибраһимов белән Рифат Вәлиев ярышлар уздыруда шулай ук ярдәм күрсәткәннәр.
Тәтештә узган ирекле көрәш буенча ТР Беренчелеге – 2021 елның республика күләмендәге беренче зур турниры булды, һәм Тәтештә югары дәрәҗәдәге мондый ярышларның үтүе – әһәмиятле вакыйга, тәтешлеләр өчен зур дәрәҗә. Әлеге танылу, районыбызда спортка зур игътибар бүлеп бирелүенә һәм ирекле көрәшнең киң танылу ала баруына ачык дәлил.
Физик культура һәм спорт өлкәсендәге хезмәтләре, 55 яшьлек туган көне уңаеннан Тәтеш районының спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе тренеры Ибраһимов Сәгыйть Гәбдрәүф улы Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев