Тәтештә “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясе булды
Көн темасы

Тәтештә “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясе булды

Тәтештәге 1нче урта мәк­тәпкә үз белем­нәрен тикшереп карар өчен төрле яшьтәге 106 тәтешле килде, иң өлкәненә – 63 яшь, иң яшенә – 16.

(Тәтеш, 14 ноябрь, Тәтеш таңнары). Әлеге мәдәни-белем ча­расы чираттагы, өчен­че тапкыр, кеше­ләрнең этнографик дә­рә­җәдәге зиһенен һәм Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемен бә­я­ләргә мөмкинлек бирә. 

Тәтештәге 1нче урта мәк­тәпкә үз белем­нәрен тикшереп карар өчен төрле яшьтәге 106 тәтешле килде, иң өлкәненә – 63 яшь, иң яшенә – 16. Һәркайсына 30 сорау­га җавап бирер­гә кирәк булды: 20се – барысы өчен дә уртак, 10 төбәкнеке – һәрбер субъект өчен бердәнбер. Сораулар милли үзенчәлекләр, тарих, география, дин, телләр, әдәбият, архитектура, музыка, бию, илебездә яшәүче халыкларның аш-суына багышланган иде. Райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина тест узучыларны сәламләп, болай диде: “Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән акция­дә катнашырга теләүчеләрнең быел күбрәк булуы сөендерә. Киләсе елга сез бирегә үзегезнең туганнар һәм якыннарыгыз белән килерсез дип өметләнәм. Безнең бурыч шуны күз уңында тота, тәтешлеләрнең үз тамырларын, борынгы гореф-гадәтләрен өйрәнүгә, янәшәбездә яшәүчеләр хакында күбрәк белү теләкләре артсын иде. Чөнки белем төрле милләт кешеләре арасында үзара хөрмәт һәм татулык өчен нигез булып тора”.

“Укучылар” 45 минут дәвамында сорауларга тырышлык белән җавап бирделәр. 

Тәтештәге 2нче урта мәктәп мөгаллимәсе Миләүшә Галиуллина акциядә катнашуны үз бурычы дип саный һәм тестны өченче тапкыр уза. “Миңа калса, үткән елны катлаулырак булды, – диде ул. – Яки шулай да тарих һәм рес­публикабыз гына түгел, шулай ук иксез-чиксез Ватаныбызда гомер кичерүче халыкларның да гореф-гадәтләре белән кызыксыну тагын да ярдәм иткәндер, ­мөгаен”.

Гражданнарны яклау көллиятенең беренче курсында белем алучы Артем Чекалкин тәүге тапкыр килгән. “Башкарып чык­тым, үз ягым турында шактый күп беләм, ә кайбер темалар әле өйрәнелмәгән. Зыян юк, барысы да алда, этнография өлкәсендәге үземнең белем дөнь­я­­­сын киңәйтәчәкмен”, – диде яшь егет күтәренке рухта.

“Үз белемеңне тикшереп карау һәрвакытта кызыклы, – дип уртак­лаштылар авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. – Хәзер инде нинди танып белү әдәбиятын укырга кирәклеген аңладык”.

Этнографик диктант язган тә­теш­­леләр уртаклашканча, бу көн­не алар Россия территориясендә яшәүче барлык халыклар белән нык элемтәдә булуны тойганнар.


Нет комментариев