Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм!

Яңа ел – үткәнне, хәзергене һәм киләчәкне, якты хыялларны һәм яңа максатларны, вакытның тиз үтүен белгертүче һәм киләчәккә омтылышны тылсымлы рәвештә берләштерүче бәйрәм.

Узып баручы ел җиңелләрдән булмады, әмма без очраткан кыенлыклар безне берләштерде генә, көчлерәк итте. Бу җаваплы карарлар һәм эшләр вакыты булды, безнең билгеләнгән планнарны, бурычларны алга таба һәм уңышлы гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр бар. 

Раштуа – чисталык, ихласлык, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек символы, ул иң яхшы башлангычларны һәм эшләрне күрсәтә, йөрәкләрне өмет һәм ышаныч белән тулыландыра. 

Безнең районда төрле милләт һәм дин вәкилләре дус булып яши. Раштуа – кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак, аерым мәгънә ала. 
Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр! Иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз, бәхет, сәламәтлек, җитешлек телим! 

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев