Зур эш алып барыла
Көн темасы

Зур эш алып барыла

Тәтеш районына эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.

(Тәтеш, 3 август, “Тәтеш таңнары”).

Илдар Гыйльметдинов ­район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә балалар сәнгать мәктәбендә булды, ату стендындагы һәм Вшиха тавындагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты.  

Кунаклар балалар сәнгать мәк­тәбендә якты, иркен, яңа музыка уен кораллары тезеп куелган уку бүлмәләрен карадылар. Музыка  мәктәбе директоры Сергей Арцыбашев әйтүенчә, “Мәдәният” илкүләм проекты һәм “Мәдәни мохит” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында хә­зерге вакытта җиһазлар кайтарту дәвам итә, әлеге максатларга агымдагы елда 7 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән.   

Традицион баян, фортепиано белән беррәттән, музыка бүл­мәсендә заманча бәрмә җай­лан­ма, электр гитарасы, ­синтезатор бар, бу Тәтеш балаларын яңа юнә­лешләргә укыту мөмкинлеген бирә.  

Илдар Гыйльметдинов әвәләп ясау бүлмәсендә муфель мичне, әвәләү өчен турнеткаларны карады. Ул мәктәп укучыларының исәбе һәм кадрлар тупланышы белән кызыксынды. 
– Безнең мәктәптә 160 укучы, кадрлар бар, педагоглар яңа юнәлешләр буенча яңадан әзерлек узалар, – дип хәбәр итте мәктәп директоры. – Укыту элеккесе буенча да, яңа программа буенча да алып барылачак.  

Ату стендында да зур үзгә­решләр күп. Илдар Ирек улы, үзе­нең республикада яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге министрының беренче урынбасары булып хез­мәт куйган вакытларында ук әле мәйданчыкларның нинди кү­ренештә булуларын, биредә нинди эш алып барылганлыгын искә төшерде. Ул Тәтешнең ату стенды шәкертләренең – бөтен дөнья күләмендәге спортчылар булуына басым ясады. Һәм яулап алынган югарылыкны саклау зарур, ә моның өчен яңа мәйданчыклар, заманча җайланма кирәк, биредә хәзерге вакытта шулар урнаштырыла да инде. Ату урыны респуб­лика һәм Россия күләмендәге ярышларны да лаеклы кабул итә.    

– Спортчылар карамагында “скит” һәм “трап” өчен 3шәр мәй­данчык бар, иминлекне исәпкә алып, алты будка урнаштырылды, хуҗалык блокларында ремонт эшләре башкарылды, тамашачыларга яңа трибуналар куелды, барлык мәйданчыкларга тротуар плиткалары җәю бара, республиканың Министрлар Кабинеты боерыгы буенча электрон табло кайтартылачак. Төп би­на­ның өченче катын яңартып тө­зекләндерү планлаштырыла, – дип сөйләде мәктәп директоры Андрей Кушагин. 

Тәтешнең танылган Вшиха тавындагы төзекләндерелгән территория тәтешлеләрне һәм борынгы шәһәребез кунакларын үзенә җәлеп итә. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов РФ Дәүләт Думасы депутатын “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” проектын тормышка ашыру хакында кыскача таныштырды, никадәр эш башкарылганлыгы һәм киләчәккә планнары хакында сөйләде. Ул шулай ук районда барган үзгәрешләргә Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә ирешергә мөмкин булуын бил­геләп үтте.  

Барлык объектларны йөреп чыккачтын Илдар Гыйльметдинов башкарылган эшләрне югары бәяләде, федераль һәм республика проектларын тормышка ашырганда тәтешлеләрнең активлыгын, шәһәрнең пөхтәлеген, чис­талыгын билгеләп үтте.  


Нет комментариев