Аларга һәрвакыт рәхмәт диләр
Кешеләр

Аларга һәрвакыт рәхмәт диләр

Язгы кыр эшләре башлангач һәм салкыннар җиткәнчегә кадәр “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләрен ашханәдә пешек­челәр Алсу Шәрифҗанова (рәсемдә) һәм Тәнзилә Мөхәммәтшина ашаталар.

(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таннары"). Авыл кешеләре бергә генә эшләп калмыйча, күрше булып та яшиләр икән.

– Дүртенче ел бергә эшлибез. Тәүлегенә 55-60 кешене ашатабыз. Иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерлибез. Иртәнге алтыда беренче булып Тәнзилә Мөнир кызы килә, ул аш-су бүлмәсен эшкә әзерли. Сәгать 7гә мин киләм. Барысын да ашатканнан соң, сәгать 1дә өйгә кайтып китәбез, һәм кичке сәгать 4тә, төшке аш әзерләү өчен, кире бирегә киләбез. Вазифаларны бүлмибез, бергәләп эшлибез, – ди Алсу Шәрифҗан кызы.

Аш-су әзерләгәндә кулланыла торган күп кенә продуктлар үзебезнеке: агрофирма кухняга үзе җитештергән ит һәм ярмаларның бер өлешен китерә.
Ашханәгә килүче­ләрнең күбесе ир-атлар. Ә, билгеле ­булганча, аларның аппетиты бик шәп. Пешекчеләр аларга нинди ризык­лар ошый, дигән сорауга җавап би­рергә кыенсыналар, чөнки хуҗалык хезмәтчәннәре барысын да ашап бе­терәләр һәм һәрчак: “Рәхмәт”, –  диләр.

Алсу Шәрифҗан кызы һәм Тәнзилә Мөнир кызы менюны үзләре төзиләр һәм мөмкин булган кадәр авыл ху­җалыгы предприятиесе хез­мәткәрләрен шаккатырырга тырышалар, еш кына аларны камыр ризыклары белән дә ­сыйлыйлар.

– Тәмле төшке аш – хезмәт ­бурычларын хәл итү өчен энергия һәм көч нигезе. Без­нең пешекчеләр – үз эшләренең осталары.  Тәмле пешерәләр, кухняда да һәрчак тәртип, – дип билгеләп үтә “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик ­Нургалиев.

 


Нет комментариев