Аларга сокланмый мөмкин түгел
Зур Әтрәчтә яшәүче Эльвира һәм Фәнзәл Гафиятуллиннар авылны якын итәләр.
(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таннары").
Зур Әтрәчтә яшәүче Эльвира һәм Фәнзәл Гафиятуллиннар авылны якын итәләр.
Әтрәчлеләр әйтүенчә, алар икесе дә уңганнар, булганнар. Авыл тормышыннан зарлана белмиләр, ә киресенчә, анда яшәү никадәрле рәхәт, зур бәхет булуын үз мисалларында тагын бер кат исбатлыйлар.
– Фәнзәл Зур Әтрәч урта мәктәбен тәмамлап, Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде, – дип уртаклаша яшьләр белән очрашу оештырган китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина. – Эльвира Чүпрәле районы Чипкас Илмәт авылы кызы. Ул чибәр егетне бер күрүдә үк ошаткан. Фәнзәлнең абыйсы Рүзәл аркылы аның күңел кылларын тартып караган. Телефоннан шаярып кына язылган хатлар да үз эшен эшләгән. Шулай итеп алар 2013 елнын декабрь аенда якыннан танышып, дуслашып йөри башлаганнар һәм 2015 елның 30 августында гаилә корып җибәрделәр. Өч айдан егетне армия сафына алдылар. Сагыну сүзләре белән сугарылган хатлар, телефон аша аралашып торулар яшь йөрәкләрне тагын да якынайткан.
Яшь гаиләнең тормышына зур шатлык өстәп олы кызлары Сәйдә якты дөньяга аваз салган. Ә кечесе Мәдинә 2019 елда гаиләгә бәхет, куаныч китергән.
Зөбәрҗәт Ибраһим кызы белдергәнчә, Эльвира хәзерге вакытта декрет ялында. Ләкин аның ял иткәнен күрмәссең дисәк, дөресрәк булыр. Ул үз эше – телең йотарлык тәмле тортлар ясау белән шөгыльләнә. Якыннары өчен генә башланган әлеге мавыгу тиз арада тирә-якка таралган. Тәмле һәм матур бизәлешле тәмлүшкәләре белән авылдашларын гына түгел, төрле җирлекләрдәге кешеләрне дә сөендерә икән.
– Һәрбер яшь гаилә бергә яши башлагач, шәһәргә китү ягын карый. Ә бу гаилә эшен дә, шөгылен дә табып, инде 6 елдан бирле авылда яши, – ди китапханәче. – Яннарында олы терәкләре: әтиләре Фәннур һәм әниләре Гүзәлия бар.
Әйтергә кирәк, олыларның зирәк киңәшләре яшь буынга тормыш иткәндә аеруча да мөһим. Фәннур Хафиз улы җирлектәге авыл хуҗалыгында ферма мөдире, Гүзәлия Нурулла кызы башлангыч мәктәптә мөгаллимә булып озак еллардан бирле хезмәт куя.
Бер түбә астында берничә буынның бер-берләрен аңлап, бергәлектә, бердәмлектә яшәвенә сокланмый мөмкин түгел.
– Хәзер авылда да шәһәрчә яшибез инде. Кайда гына гомер итсәң дә, эшләргә кирәк. Авылда калуыбызга бер дә үкенмибез. Берәр шәһәргә кунакка баргач, тизрәк өйгә кайтасы килә. Туган җирдә яшәү безгә шатлык, бәхет китерә. Әти-әни канаты астында, бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату яшибез. Алар безгә балаларны тәрбияләүдә һәм үстергәндә олы булышчылар, – диләр Фәнзәл белән Эльвира.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев