Авыл кешеләре шәфкать туташыннан уңган
Олы Тормы авылында шәфкать туташы булып эшләүче Нурия Гыймадиева хакында җирлек кешеләреннән мактау сүзләрен еш ишетергә туры килә.
(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Олы Тормы авылында шәфкать туташы булып эшләүче Нурия Гыймадиева хакында җирлек кешеләреннән мактау сүзләрен еш ишетергә туры килә.
– Авылыбызның шәфкать туташы Нуриябез олы җанлы, мәрхәмәтле. Ул бөтен кешегә дә үзенең күңел җылысын биреп, кайгыртып тора. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырабыз. Ул бик тиз килеп җитә һәм һич кенә дә зарланмыйча, кирәкле ярдәмне күрсәтә. Безгә, өлкән кешеләргә, аеруча да игътибарлы, – дип уртаклашты безнең белән Олы Тормыдан Хәмия әби Җәләлова шәфкать туташы хакында ихтирам сүзләрен белдереп.
Авыл кешеләре әйтүенчә, Нурия Гыймадиева медицина өлкәсендә 45 елдан бирле эшли. Тырыш хезмәте өчен агымдагы елның февралендә аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.
– Авылда шәфкать туташыннан бик уңдык. Киң күңелле, ягымлы, аңлаучан, – диләр олытормылылар. – Алар әле үрнәк гаиләләрнең берсе дә. Нурия белән Мәүлет Гыймадиевлар үзләре шикелле тырыш, эш сөючән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге вакытта дүрт оныклары бар.
Бу хакта сүз чыккач без Мәүлет абыйның үзе белән дә сөйләшеп алдык.
– Нурия белән 1978 елдан бирле бергә гомер кичерәбез. Эше бик җаваплы. Үзем дә ашыгыч чакырулар булганда машинам белән авыру яшәгән урынга яки район хастаханәсенә алып барам. Караңгы төндә үзен генә чыгарып җибәреп булмый бит. Андый чаклары да еш була, аңа булдыра алганча булышам. Нурия авыл кешеләренең сәламәтлеге өчен янып-көя, ул бик тынгысыз. Аларны кайгыртып яши, – диде Мәүлет абый һәм әңгәмәне дәвам итте. – “Тәтеш таңнары”н озак еллардан бирле алдырабыз, яратып укыйбыз. Гәҗиттәге “Үткәннәрдә тарих” рубрикасы аеруча да ошый. Язмаларны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгабыз. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Сөйләшү барышында шунысы да ачыкланды, Мәүлет абый гомер буе “Новая Заря” авыл хуҗалыгында эшләгән. 68 яшендә булса да, әле дә хезмәт сафында икән.
– Бер көн калмыйча эшлим. Хәзер генә әле вакытлыча ялга чыктым. Аннары инде янә җиң сызганып эшкә алыначакмын, – ди тырыш авыл кешесе.
Гаиләнең татулыгы хакында сорагач, ул хатын-кызны хөрмәт итеп, һәр эшендә булышып яшәргә кирәк, шул чакта гаилә дә нык була, дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев