“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт җайланмалары буенча инструкторы Игорь Евсеев спорт мәйданчыклары, җиһазлар һәм механизмнар хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә.
(Тәтеш, 31 март, «Тәтеш таңнары»). Ул үзе мәктәптә укыганда ук җиңел атлетика секциясенә йөргән һәм күнегүләргә бик теләп барганлыгын әйтә.
– Рәшит Рәхимович безне бары тик спортчылар буларак кына өйрәтеп калмыйча, шулай ук безне тәрбияләү белән дә шөгыльләнде, – дип искә төшерә Игорь Олегович. – Башка малайлар белән ярышларда чыгыш ясавы ошады, 400 метрга йөгерүдә беренче югары разрядым бар. Спорт белән дуслык педагогия училищесында дәвам итте, физик тәрбия бүлеген тәмамладым. Хәзер дә спорт белән шөгыльләнү ошый.
Ул җиде елдан бирле шөгыльләнә торган үз хезмәтен әһәмиятле дип саный, аңа зур җаваплылык белән карый һәм болай ди: “Сезонлы әзерлек үткәрәм, комплекслы спорт мәйданчыкларына, бассейнга һәм башка җайланмаларга хезмәт күрсәтәм, спорт җиһазларын, кирәкле әйберләрне, җайланмалар һәм механизмнарны тикшерәм, агымдагы ремонтны башкарам, җимереклекләрне һәм төзексезлекләрне көйлим. Безнең спорт комплексындагы җайланмалар өчен җавап бирәм. Барысы да төзек булганда һәм безгә йөргән төрле яшьтәге кешеләрнең үзләре өчен күңелләренә хуш килгән спорт шөгыле таба алуы сөендерә.
Игорь Евсеев спорт комплексы коллективын дус һәм бердәм дип тасвирлый, ә “Барс” җитәкчесе Илнур Рәхимов үзенең хезмәткәрен тырыш һәм искиткеч кеше буларак билгеләп үтә.
Районның спорт тармагы коллективлары җыелышында Игорь Евсеевка район башлыгының Рәхмәте тапшырылды.
Нет комментариев