Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Чәчәкләр үстерергә һәвәс

Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, тирә-юньдә төрле чәчәкләр үстереп, йорт яннарында матурлык дөньясы булдыручы райондашлар хакындагы җылы эчтәлектәге хәбәрләрне еш ишетеп торабыз, чираттагысын да нәкъ шундыйларның берсе буларак кабул иттек

(Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таңнары", Гөлсинә Габбазова фото архивыннан).  Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, тирә-юньдә төрле чәчәкләр үстереп, йорт яннарында матурлык дөньясы булдыручы райондашлар хакындагы җылы эчтәлектәге хәбәрләрне еш ишетеп торабыз, чираттагысын да нәкъ шундыйларның берсе буларак кабул иттек.  

“Авылдашыбыз Мөнир абый Зиннәтуллин шактый еллар инде ялгызы яши. Шулай да ул йорт янында, ишегалдын тутырып әллә нинди матур чәчәкләр үстерә. Капкадан килеп кергәчтен үк гүзәллек иленә эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Бакчасында бер генә чүп үләне дә юк, бар җире ялт иткән, бигрәк тырыш кеше инде. Ул тәртип, пөхтәлекне ярата, өстәвенә әле чәчәкләр үстерергә дә һәвәс. Авылда шундый кешеләр булуы аеруча да сөендерә”, – диде Алабирдедән Гөлсинә Габбазова, күңел тәэ­сирләрен җиткереп. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев