Шәфкать туташы Гөлүсә Сибгатуллина Кече Тормы һәм Чолыдагы җитмештән күбрәк кешенең сәламәтлеген кайгырта.
(Тәтеш, 25 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
ФАП бинасында җылы һәм уңайлы: диварларда авыл кешеләрен үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга өндәүче белешмәлекләр һәм агитация плакатлары эленеп тора. Гөлүсә Ислам кызы отпускта, хезмәт урынына кичектергесез эшләр буенча берничә минутка гына ашыгыч рәвештә килгән. Без аны шул вакытта очраттык та инде.
“Өченче сыйныфта укыганда бер елга ике тапкыр кулымны сындырдым һәм район хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваландым. Шул чакта медицина хезмәткәре булырга уйлаганмындыр, мөгаен”, – ди ул без килүгә шактый гаҗәпләнеп.
Гөлүсә Ислам кызы Олы Тормыда туа, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, медицина училищесына укырга керә. Белгечлек алгач, үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә операция шәфкать туташы булып эшли. Аннары кияүгә чыга һәм иренең кече ватаны Кече Тормыга күченеп кайта. Районның сәламәтлек саклау тармагында тулаем хезмәт стажы – утыз биш ел. “Беренче вакытларда санитарка белән бергә эшләдек. Шәфкать туташына җаваплылык зур. Ул чакта бары тик Кече Тормыга гына хезмәт күрсәттек, шулай да хәтта бер авыл гына булса да, анда кеше күп иде. Хәзер 18 яшькә кадәргеләр ике торак пунктка барлыгы дүрт кеше. Өлкәннәргә дә, балаларга да прививкалар ясыйм, профилактик тикшерүләрне тормышка ашырам. Чолыга атнага бер-ике тапкыр барам. Районда 60 яшьтән өлкән кешеләр хәзер диспансеризация уза, безгә дә белгечләр килү планлаштырыла, документлар әзерлим”, – дип сөйли Гөлүсә Ислам кызы.
Кызы Әдилә дә әнисенең үз һөнәрен яратуын күреп, аның сукмагыннан киткән: республикабыз башкаласындагы онкология диспансерында эшли. Гөлүсә Ислам кызы үз хезмәтен ярата, ул әле тагын чәчәкләр үстерергә дә һәвәс, алар һәркемне сокландыра.
Нет комментариев