Тәтешнең район мәдәният йортына ул мәдәният институтын тәмамлаганнан соң яшь белгеч буларак килә һәм сайлаган һөнәренә 30 елдан артык тугрылык саклый.
“Вакыт тиз уза, эшләве дә елдан-ел кызыклырак була бара”, – дип раслый Галина Александровна. Ул хезмәттәшләрен: үзен күп нәрсәләргә өйрәткән Анна Петяеваны (ул инде исән түгел) хөрмәт белән искә ала, Калашниковлар, Арцыбашевлар гаиләләре, якташларына үзләренең иҗатын бүләк итүче башка кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яши.
Мәдәният хезмәткәре яшь белгечләрне сөенеп кабул итә, алар белән үзенең тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша, шулай ук үзе дә алардан өйрәнә.
Төрле күләмдәге чараларның режиссеры-сценарий язучысы иҗади материалны бары тик үстереп, мөмкин кадәр кызыграк итеп яңача танып белү белән генә бәян итеп булуына ышана.
“Сүзләр җыелмасы алып барам, – ди Галина Александровна. – Нинди дә булса кызыклы гыйбарә, фикерне телевизордан, радиодан ишеткәч, гәҗиттән укыгач – шунда ук язып куям, чөнки шундый сүз төзелешләреннән, кисәкләрдән тулы бер сөйләм җыела, ә кайчакларда сайлап алынган фәкать бер төгәл сүз дә ярдәм итә. Мәсәлән, әбием сандыгы район Сабан туеның берсеннән алынган. Гаҗәпләнерлек нәрсә бар монда? Чынлыкта исә, бар. Аңарда халыкның никадәр зирәклеге сакланган”.
Милли бәйрәмнәрнең сценарийлары мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан аеруча да җентекле итеп эшләнә, һәркайсы – үзенең үзенчәлеге белән.
“Соңгы вакытларда мюзикллар киң танылу белән файдаланыла, анда профессионаллар гына түгел, башка өлкәдәге белгечләр дә катнаша, – ди сәнгать җитәкчесе. – Безнең активистлар – Илдар Сәхауов, Иван Сарафанов, Денис Абрамов, Анастасия Дмитриева, Нина Еркина җитәкчелегендәге хореография коллективы тамашачыларны сөендерә”.
Күптән түгел генә республиканың югары бүләгенә лаек булган Галина Александровнаның һәркемгә җылы сүзе бар. “Чара таң калырлык булсын өчен, режиссерлар һәм методистларның гына түгел, шулай ук сәхнә белән эшләүчеләрнең дә, тавыш операторларының да, костюм белән тәэмин итүчеләрнең дә, һәм кадр белгечләренең дә хезмәте әһәмиятле, чөнки без семинар укуларында булып, үзебезнең һөнәри дәрәҗәбезне арттырабыз. Җитәкчеләр хезмәткәрләрнең эшен оста итеп оештыра һәм алар өчен хезмәт шартлары булдыра, бу күп яктан уңышлы иҗади эшчәнлеккә йогынты ясый. Район мәдәният йортында капиталь ремонт башлана, безнең өчен бу чаралар сыйфатын арттыруга чираттагы этәргеч булачак, ә иң мөһим бүләк – яраткан тамашачының алкышлары”.
Галина Таҗетдинова
Нет комментариев