Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Килгән кешеләрне елмаеп каршылый

Байрашта элемтә операторы һәм хат ташучы Әлфия Гобәеваны һәркем белә: чөнки ул эшли торган почта бүлегенә авыл кешеләренә көн дәвамында берничә тапкыр керергә туры килә.

(Тәтеш, 26 ноябрь, "Тәтеш таңнары).  Җирлектә яшәүче өлкәннәр аңа наз­лы итеп “кызым” диләр. Без килгән көнне дә почта бүлегенә кергән Роза Федорова Әлфия Ринат кызы турында җылы сүзләрен белдерде. “Безне һәрвакытта елмаеп каршылый, хәтта кәефе булмаган чакта да”, – ди ул. 

Тумышлары белән Чуашиянең Батыр районыннан булган ирле-хатынлы Гобәевлар Байрашка егерме алты ел элек килеп төпләнгән. “Иремне хуҗалык­ка зоотехник итеп эшләргә чакырдылар. Ул чакта кызыбызга нибары ике яшь иде. Кышын, декабрьдә килдек. Монда безгә иске агач йорт бирделәр. Ләкин проблемаларга игътибар итмәдек, яшь булганбыз”, – дип искә төшерә Әлфия Ринат кызы. 

Беренче вакытларда ул хуҗалык ашханәсендә эшли, аннары фермада бозаулар карый. Тормыштагы очрак­лылык нәтиҗәсендә почта хезмәткәре булып китә: үз эшләре белән почтага керә, ә анда нәкъ тә менә шул чакта оператор эштән киткән чак була. Шул көннән, әйтергә кирәк, авыл кешеләре өчен шәһәр һәм ­дөнья белән бәйләп торган элемтә башлана да инде, чөнки гәҗит һәм журналларны бу вакытта авыл халкы бик күп алдырган. Хатларны да еш язганнар, хәзерге кебек кенә түгел: конвертларда нигездә салым җыюлары һәм штрафлар турындагы белдерү кәгазьләре генә килә.

Еллар сизелми дә узган, кызлары үсеп-буй җиткән, үз тормышын корган. Ә Әлфия Ринат кызын вакыт дигәне дә үзгәртә алмаган: аның күзләре элеккечә үк бәхеттән балкый, ул почта бүлегенә килүчеләргә һәм яраткан басмаларның яңа саны килүен түземсезләнеп көткән, поч­та әрҗәләрен кызыксынып карап торган авыл кешеләренә шундый ук итеп елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев